Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МОҢ ПАТШАБИКӘСЕ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП: Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль башланып китте (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Актанышта җыр һәм моң бәйрәме - Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль башланып китте.

Актанышта моң алиһәсе Әлфия апа Авзалова исемендәне төбакара фестиваль –бәйге 2000нче елда тәүге катнашучыларны туплаган иде. Дистә елдан  артык вакыт эчендә әлеге дәрәҗәле бәйгенең үз йөзе, үз башкаручысы, үз тамашачысы барлыкка килде. Фестивальнең географиясе дә елдан-ел киңәя килде. 

Ә.Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальдә катнашырга теләүчеләр 29 июль көнне моң патшабикәсе Әлфия апаның балачак, яшьлек еллары үткән гүзәл Актанышыбызга җыйналды. 

Җыр һәм моң бәйрәменә  җырчы, Татарстанның халык артисты, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган артисты  Салават Фәтхетдинов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалованың кызлары һәм тагын бик күп атаклы шәхесләр чакырулы иде. 

Бәйгенең тантаналы ачылышында дәрәҗәле кунакларны районның башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н. Фәттахов сәламләде. 

Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальдә катнашучылар аның сайлап алу турында хореография, нәфис сүз, вокал юнәлешләре буенча үз талантларын күрсәтәчәк. 

Иртәгә исә Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгегә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр катнашында гала-концерт үтәчәк. 

Сүз уңаеннан, бәйгедә  Гран-при яулаучыны  100 мең сум күләмендә бүләк көтә.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев