Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТАГЫ СӨТ СӘЯСӘТЕ: Ник бер җирлектә литрына 21 сумнан түлиләр, ә икенчеләр 18 сумнан арттыра алмый? (СӨТНЕ КЕМ КҮПМЕДӘН ҖЫЯ - ТАБЛИЦА)

Ник бер җирлектә литрына 21 сумнан түлиләр, ә икенчеләр 18 сумнан арттыра алмый? Әлеге гаделсезлеккә күз йомып утырып булмый.

Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләү – һәрвакытта да зур бәхәсләр тудырган мәсьәлә. Ник бер җирлектә литрына 21 сумнан түлиләр, ә икенчеләр 18 сумнан арттыра алмый? Әлеге гаделсезлеккә күз йомып утырып булмый. Шуңа да барлык сан һәм сумнарны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Бер литр сөткә иң күбе Әтәс җирлегендә түлиләр – 20 сум 85 тиен (сөт җыючы ИП Насыйров). Иң азы Богадыда – 18 сум (сөт җыючы ИП Салихов). 


Гади арифметика ярдәмендә бераз санап та карыйк инде. Мисал өчен, Богады авылында сыер асрап көн күргән Хәдичә апа көненә 1 чиләк, ягъни 10 литр сөт сата. Кара акыл белән генә исәпләгәндә, көненә шушы 1 чиләктән 180 сум акча эшли ул. Аена (уртача 30 көнгә) 5400 сум җыела. Яхшы бит? Яхшы! Тик Әтәстә яшәгән булса, я, һич югы, сөтне ИП Насыйровка тапшырса, аның айлык кереме 6255 сум булыр иде, ягъни 855 сумга артыграк. Йөргән яллык әллә ни артык та түгел диярсез. Әмма бу акчага Хәдичә апа малларына 1 центнердан артык бодай-арпа юнәтер иде. Яки инде, һич югы, абзар белән йорт арасында йөреп тузган галошларына алмашка 4 пар җылы эчле, ялтырап торган өр-яңа галош алыр иде... Саный китсәң, бу акчаны тотар җирләр күп. Беренче карашка гына аз тоелса да, берәүнең дә кесәсен тишмәс иде әле. Юк, Хәдичә апа бу бәягә риза булмас иде. 


Инде сезгә дә санап, барлап карарга тәкъдим итәм. Кем, күпме югалта-таба түбәндәге таблицада ачык чагыла.

 

Авыл җирлеге

Сөт җыючы

1 литр сөткә уртача түләү

Әтәс

ИП “Идрисов”

20,50

ИП “Гыймазетдинова”

19,0

ИП Насыйров

20,85

Аеш

“Нигез” ҖЧҖ

19,50

Аккүз

ИП “Исламов”

19,50

ИП Гайнанов

19,50

Иске Байсар

ИП “Нәбиев”

20,0

ИП Авзалтдинов

19,50

Иске Сәфәр

ИП “Әмиров”

18,0

ИП “Сәйфетдинов”

19,75

ООО “Саф”

19,75

Пучы

ИП Шәвәлиев

19,50

Иске Кормаш

КФХ “Билалов Айдар”

18,0

Татар Ямалы

ИП “Миңнәхмәтова”

19,50

Актаныш

ИП “Фазлыйәхмәтов Ф.М.”

18,70

ИП “Галиев Х.Р.”

18,70

Теләкәй

“Таң” ҖЧҖ

20,0

Уразай

ИП Фазлыйәхмәтов Ф.М.

18,75

ИП Галиев Х.Р.

18,75

Усы

ИП “Биктимерова Г. Х.”

18,0

ИП “Шәвәлиев А.”

19,19

Чалманарат

ИП “Миңнәхмәтова”

19,50

Чуракай

ИП Нәбиев И.Г.

20

Актанышбаш

ИП “Галиев”

19,0

Югары Яхшый

ИП “Фәхриева Ф.Р.”

20,0

ИП “Сибатов Ф.Т.”

20,0

Киров

ИП Гыйләҗетдинова

20,14

ИП Хаҗиев

19,0

ИП Сәйфетдинов

20,0

Иске Айман

ИП “Камалов”

18,70

ИП “Фәхриева Ф.Р.”

20,0

Такталачык

“Таң” ҖЧҖ

20

ИП “Фазлыйәхмәтов”

18,50

Түке

ИП “Госманова И.Ф.”

18,25

Күҗәкә

ИП “Идрисов”

20,50

Яңа Әлем

ИП Фәхертдинов

19,0

Иске Богады

ИП Салихов

18,0

Татар Суыксу

ИП “Идрисов”

19,0

СПСК “Агыйдел”

20,0

Кәзкәй

ИП Нәҗмиев

19,50

 

ИП Әхмәдишин

19,50

Барысы район буенча

19,29

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев