Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныштагы тәүге җәйге спартакиада үз җиңүчеләрен билгеләде (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

Беренче урын яулаган командалар - 50 000, икенче урыннар – 30 000, өченче урыннар 20 000 сум күләмендәге акчалата призларга ия булдылар.

27 май  көнне Актанышның үзәктәге оешма-предприятиеләре, учреждениеләре, авыл җирлекләре командалары арасында тәүге тапкыр җәйге Спартакиада гөрләде, ахырда  ярышларның нәтиҗәләре бергә кушылып, җиңүчеләр билгеләнде.

Шәхси зачетта җиңүчеләрне, һәрвакыттагыча, санап бетерерлек түгел ,аларны ярышлар тәмамлангач, урыннарда бүләкләделәр.

Командалар беренчелегенә килгәндә,  җирлекләр арасында Байсар  командасы җиңү яулады. II урында – Пучы, өченче урында  Киров авыл җирлеге командасы. 

Реклама

Оешма-предприятиеләр арасында хакимият командасы алдынгылыкны бирмәде. Үзәк хастәханә - II, мәдәният хезмәткәрләре III урынга ия булдылар.

Учреждениеләр арасында исә беренчелекне Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы алды.  Актанышның 1нче мәктәбе командасы - II, гуманитар гимназия III урында.

Мөгаен, бу кадәр күп катнашучыны җәлеп иткән тәүге җәйге  спартакиада Актаныш тарихына аерым бер истәлекле дата булып кереп калыр. Билгеле, спортны үз иткән актанышлылар өчен мондый төр җыеннар яңалык түгел. Әмма бүгенге ярыш шактый үзенчәлекле булуы белән дә башкалардан аерылып торды, ни дисәк тә, һәр өч категория буенча призлы урын яулаган оешма-учреждениеләргә тапшырылган бүләкләр шактый саллы иде. Беренче урын яулаган командалар - 50 000, икенче урыннар – 30 000, өченче урыннар 20 000 сум күләмендәге акчалата призларга ия булдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев