АЛКИНОГА СӘЯХӘТ: Солдатларга – татар сые, Актаныш якларынан (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Башкортстанның Чишмә районы Алкино-2 хәрби поселогында, 12нче санлы гвардия инженер-саперлык бригадасында районыбыздан бүген 10 егет хезмәт итә.
18 октябрь көнне монда татар ашлары көне үткәрделәр. Актаныш район хәрби комиссариаты һәм район җитәкчелеге үзенчәлекле бәйрәмгә матур бүләк ясады: милли ризыкларыбыз чәк-чәк, кош теле һәм башка тәмле ризыклар алып, моңлы җырчыларыбыз белән хәрби частькә юл тотты.
Сый-нигъмәттән бар солдатлар да авыз итте. Актанышлылар исә,туган өй ризыгын ашаган кебек булдык, дип зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев