Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АШЫГЫЧ ХӘБӘР: Төшке аш вакытында Актаныш "йөзгән", көчле җил вакытында газ торбасына агач та ауган хәтта (ФОТО + ВИДЕОЛАР)

Урамнарда машиналар хәрәкәте тукталды, кешеләр йөрмәс булды.

Соңгы көннәрдә кем белән аралашма, барысы да яңгыр яумаудан зарлана. Бәрәңге үсми калыр дип борчыла халык. Басудагы механизаторларга, киресенчә, явым-төшемсез көннәрнең озаккарак сузылуы мөһим. Кемгә нәрсә инде, җәмәгать! 

Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң имгәк дигәндәй, бүген Актаныш халкы яңгырга тиенде. Көпә-көндез каяндыр килеп чыккан болытлар берләшеп, район үзәген “йөздерде”. Урамнарда машиналар хәрәкәте тукталды, кешеләр йөрмәс булды. Аның каравы, каядыр ашыгучылар тротуар  өстеннән аккан гөрләвекләр аша аяк киемнәрен салып йөгерергә мәҗбүр булды.

Такталачык авылында көчле җил нәтиҗәсендә шактый зур агачның газ торбасы өстенә килеп төшүе  нәтиҗәсендә авария дә теркәлгән хәтта. Ярый зыян күрүчеләр булмаган! 

Сез соң, сез? Үзегездә ниләр бар? Исән-имин үткәрдегезме теләп алган яңгырны? Яңгыр яуган мизгелләрнең кызык фотолары булса, безгә дә җибәрегез әле! Кызык бит! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

, ,