Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АТНАЛЫК КИҢӘШМӘ: Район торышы анализланды, максат-бурычлар билгеләнде (ЧАРАДАН ФОТОРЕПОРТАЖ)

Районның атна дәвамындагы яшәешен, оператив торышын анализлауга йөз тоткан киңәшмә белән район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкчелек итте.

 Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалык җитәкчеләре катнашында үза торган атналык киңәшмәнең чираттагысы хакимият бинасында 15 март көнне оештырылды. 


Районның атна дәвамындагы яшәешен, оператив торышын анализлауга  йөз тоткан киңәшмә белән район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкчелек итте. Биредә көн кадагына куелган мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде, фикерләр тыңланды. 


Райондагы оператив торыш белән залды утыручыларны бүлек җитәкчесе урынбасары-полиция башлыгы Илнар Сафин, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизовалар таныштырды. 


Илназ Илдус улы  үз чыгышында төп игътибарны  язгы ташуларга юнәлтте. Район су төшүгә тулысынча әзер булырга тиешлеген искәртте ул. Киңәшмәдә янгыннар темасы да  күз уңына алынды. Быел җирлектә 8 янгын очрагы теркәлгән. Нигездә, алар кеше факторы нәтиҗәсендә килеп чыккан.  Төп максат - киләчәктә янгыннарны булдырмый калу. Киңәшмәдә катнашучыларга Азнакай районының картлар йортында килеп чыккан янгын хакында да мәгълумат бирелде. Анда яшәүче өлкәннәрне янгынга каршы бүлек хезмәткәрләре эвакуацияләгән – ярый үлем-китеп теркәлмәгән. 


Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Актаныш районында төнге вакытка да кешеләр кала торган алты объект бар. 


- Бу объектлар өстәмә рәвештә контрольгә алынырга тиеш. Алар эчендә балалар, өлкәннәр, авырулар бар.  Берәр хәл килеп чыкса, алар үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен белергә тиеш, - дип, Энгель Нәвап улы әлеге учреждениеләрнең янгынга каршы әзерлеген планнан тыш тикшереп чыгу бурычын куйды. Үзәк хастахәнә, Пучы картлар йорты, кадет интернат-мәктәп, гимназия, Такталачыктагы махсус мәктәп, технология техникумының тулай торагы – әлеге биналар махсус хезмәтләр тарафыннан, мөгаен,  төнге вакытта тикшереләчәк. Янгынга  каршы сигнализацияләр төзекме, өстәмә чыгу юллары ачыкмы, хезмәткәрләрнең эшендә кимчелекләр юкмы, кешеләр белән инструктажлар үткәрелгәнме? Якын арада бу сорауларга ачыклык кертеләчәк. 


Көн үзәгенә чыгарылган актуаль мәсьәләләр рәтендә язгы чәчүгә әзерлек, хуҗалыкларда ашлама туплау юнәлешендәге эшчәнлек тә каралды.  “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров бүгенге вәзгыятькә анализ ясады, максат-бурычлар билгеләде. 


Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева хуҗалык җирләрен инвентарьлаштыру буенча килеп туган кимчелекләр хакында бәян итте,  салымнар буенча хисап тотты. 


Аренда торагы буенча булган сорауларга ачыклыкны башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев кертте. Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова үзара салымның күләме, җирлекләрдәге бу юнәлештәге хәрәкәтне анализлады. 


Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы үз чыгышында район территориясендә ТРның телләр турындагы законы үтәлеше буенча мәгълумат бирде. Урам атамаларын, халыкка хезмәт күрсәтә торган объектларның, кибет-кафеларның исемнәрен ике телдә язу мәҗбүри икәнлегенә басым ясады ул. Җирлек башлыкларына да  авыл капкаларындагы язуларны  якын арада ике телдә үзгәртеп бетерү бурычы йөкләнде. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары муниципаль район хезмәтчәннәренең кышкы спартакиадасына нәтиҗәләр ясап, җәйге спартакиаданың нигезләмәсе белән дә таныштырды. 8 март көнне оештырылган спартакиадада җиңү яулаган оешма-предприятие, җирлек башлыкларына Энгель Фәттахов кубоклар тапшырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев