Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҮЗАРАСАЛЫМ АКЧАСЫ – НИЧЕК ҖЫЙНАП АЛАСЫ?: Актаныш районы бу юнәлештә нинди күрсәткечләргә ия? (ҖИРЛЕКЛӘР БУЕНЧА АНАЛИЗ)

Референдум үткән, җирлекләрдә халык максатчан акча җыюга үз ризалыгын биргән, әмма акчасын гына бирергә ашыкмый. Моның нигезендә нәрсә ята? Әллә соң җирлек башлыклары шул рәвешле үз хезмәтләренә халык тарафыннан бәя аламы?

15 март көнне хакимият бинасында үткән атналык киңәшмәдә  авыл җирлекләрендәге үзарасалым акчаларының тупланышы  хакында аерым сөйләштеләр.  Вәзгыятькә ачыклыкны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова кертте. 


Район җитәкчелеге авыл башлыклары алдына  халыктан билгеләнгән суммаларны 25 мартка кадәр җыеп бетерү  бурычы куйган иде.  Инде вакыт шактый аз калса да, бү юнәлештәге эшчәнлек канәгатьләнерлек нәтиҗә бирми. 


2019 елда Актаныш районы җирлекләреннән барлыгы 10 531 800 сум күләмендә үзарасалым акчасы җыелырга тиеш. Бу – халыктан керәчәк гомуми сумма.  Вакытында җыеп бетерүгә ирешә алсак, дәүләт аны дүрт тапкыр арттырып үзебезгә үк кабат тапшырачак. Билгеле, һәр җирлек бу акчаларны үзенә тотачак.  


Аңлашылганча, җирлектә үзарасалым түләүчеләр  категориясенә керүчеләр саны күбрәк булган саен, акча да күбрәк туплана. Бер кешегә билгеләнгән салым күләме дә әһәмиятле роль уйный. Мисал өчен, Күҗәкә авылы  җирлеге быел халыктан 644 400 сум үзарасалым җыюны максат итеп куйган. Актаныш авылыннан кала, бу җирлекләр арасындагы иң югары күрсәткеч. Яңа Әлем авыл җирлегендә бу сан 495 000гә тәңгәл,  Пучыда – 484 200 сум, Татар Суксуда халык мәнфәгатьләре өчен тотылачак сумма 451 000не тәшкил итә. Дәүләт тарафыннан дүрткә дә тапкырласак, үзарасалым авыл җирлегенә саллы ярдәм итәчәге көн кебек ачык. Әмма моның өчен аны вакытында туплап бетерү зарур. Район буенча 15 мартка гомуми сумманың 74, 06% гына җыйнап алынган, ягъни 7 799 700 сумы гына. Якынча  өч миллион сум үзарасалым акчасы кая соң?  Ул әле халык кулында...


Район башлыгы Э.Н. Фәттахов җирлек башлыкларына кичекмәстән бу сумманы җыеп бетерү бурычын куйды. Аеш авыл җирлеге  инде бу акчаларны  туплап куйган диярлек.   Күҗәкәнең бу юнәлештәге эшчәнлеге - 98,70 %, Югары Яхшый авыл җирлегенеке –  95,38 %. 


Пучы, Иске Кормаш, Иске Байсар, Такталачык, Иске Айман, Яңа Әлем, Кәзкәй, Усы, Түке җирлекләрендә үтәлеш 80%тан югарырак. 


Иске Богады, Киров, Теләкәй, Чалманарат, Татар Ямалысы, Уразай, Актанышбаш, Иске Сәфәр,   Мәсәде, Чуракай, Аккүз, Татар Суксу, Әтәс җирлекләре  70%тан югары нәтиҗә күрсәткән.  Әмма вакытның кимүен  исәпкә алсак, бу нәтиҗәләр куандырмый. 


Район буенча иң авыр ситуация Актаныш авыл җирлегендә  саклана.  Җирлек 15 март көненә үзарасалымның нибары 58,81 %ын гына туплауга ирешкән, ягъни 1 910 000 сумны. Ә максатчан җыеласы акча 3 248 000 сумны  тәшкил итә. 


Референдум үткән, җирлекләрдә  халык максатчан акча җыюга үз ризалыгын биргән, әмма акчасын гына бирергә ашыкмый. Моның нигезендә нәрсә ята? Әллә соң җирлек башлыклары шул рәвешле үз хезмәтләренә халык тарафыннан бәя аламы? Ничек кенә булмасын, соңгы талпыныш ясап, бу акчаларны җыеп бетерергә иде, мөхтәрәм райондашлар! Үзебез яшәгән җирлекнең киләчәктә дә матур, җитеш  яшәвен теләсәк, беренче адымны халык үзе ясарга тиеш! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев