Актаныш

АВЫРТКАН УРЫН: Тапшырылган сөткә бәя түбән икән, монда җирлек башлыкларының да гаебе бар

Шәхси секторлардагы терлек хәрәкәтенә анализ  - Актаныш районында ай саен үткәрелеп килүче 24 форма-киңәшмәнең мөһим бер өлеше булып тора.

 Авыл агае егып суйган яки саткан һәр баш мал киңәшмәдә тәкъдим ителгән таблицада чагылыш табып, авыл башлыгы җирлектәге терлекнең кимүенә аңлатма бирә. 

Шөкер, Актанышта терлекчелек белән шөгыльләнеп, аның файдасын күрүчеләр шактый. Шәхси секторлардагы 11 962 баш мөгезле эре терлек тә моңа ачык мисал булып тора. Эшләп табылган акчаның тәмен авыл җирендә яшәүчеләрдән дә яхшырак белүче юктыр: акчаның исен дә, аның авырлыгын да мал асраучылар тәгаен белә. 

Июнь ае буенча анализны залда утыручыларга район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте. Ай эчендәге хәрәкәткә бәя бирү белән генә чикләнмәде Рәйхан Флүс кызы, малларның торышы ел башындагы күрсәткечләр белән дә, узган айның шушы чоры белән дә чагыштырылды. Нигездә,  авылларда терлек асраучылар кимеми. Бу күрсәткеч – гомуми саннар кисемендә. Әмма кайбер җирлекләрдә терлекләрнең шактый кимүен дә искәртми мөмкин түгел. Яңа Әлем, Аеш, Әтәс җирлекләре мал-баш санын арттыруны максат итеп куеп,  уңай нәтиҗәләргә ирешеп килгәндә, Чуракай, Уразай, Татар Суыксуы, Теләкәй, Иске Байсар, Татар Ямалысында терлекләрнең кимүе билгеләп үтелде. Ел башыннан караганда, Чалманарат, Югары Яхшый, Иске Сәфәр, Татар Ямалысы, Такталачык, Иске Байсар җирлекләрендә дә уңай динамика күзәтелә. Аның каравы, Иске Айманда ни алга китеш, ни артка бару тоемланмый, биредә  торгынлык чоры хөкемсөрә. 

Савым сыерларына килгәндә, ел башында аларның саны 4 629га тәңгәл булса, хәзер – 4 645.  Сөттән табыш алуга йөз тоткан җирлекләр – Кәзкәй, Әтәс, Такталачык, Аеш, Усы, Чалманаратта саннар үсештә, Татар Суыксуы, Татар Ямалысы, Актаныш исә сыер малын киметүчеләр исемлегендә. 

Әгәр хуҗа сөтенә юнь бәя алуга ирешә алмаса, билгеле, авыл башлыгы кушуы буенча гына ул терлек асрап чиләнми. Шуңа күрә дә савым сыерларының мал-баш санын арттырырга омтылган җирлек башлыкларына беренче чиратта сөт җыючы эшмәкәрләр белән аңлашып эшләү зарур. Әгәр сөт җыючы районның уртача күрсәткеченнән дә түбәнрәк бәягә сөт җыя икән – монда, хөрмәтле авыл башлыклары, сезнең гаеп тә бар. Сез үз халкыгызның хезмәтен түбән бәяләүгә юл куясыз дигән сүз бу  – ярамый алай! 

Сөт бәяләренә килгәндә, июнь аенда район буенча бер литр сөт уртача 18 сум 12 тиен белән тапшырылган. Бу санны укыганда, Теләкәй, Такталачык, Түке җирлегендә яшәүчеләр, мөгаен, үзләренең бу яктан шактый бәхетле икәннәрен аңлар. Чөнки аларда бер литр сөткә хисап 19 (!!!) сум белән ясалган. Иске Айманда бер литр сөт 18 сум 67 тиен итеп бәяләнгән. Иске Богады, Аеш халкына хисап 18 сум 50 тиеннән ясалган. Чалманарат, Кәзкәй, Татар Ямалысында бу бәя  18 сум 20 тиенне тәшкил итә. Иске Сәфәрдә – 18 сум 18 тиен, Әтәстә – 18 сум 15 тиен. Югарыда санап үтелгән җирлекләрдәге сөт бәясен  дә, тотып мактарлык булмаса да, салып ук таптарлык түгел. Ә менә Татар Сукысуы, Югары Яхшый, Күҗәкә, Иске Кормаш авыл җирлекләрендә сөтне 18 сумнан тапшырганнар. Кировта бу сан – 17 сум 65 тиен, Актаныш, Актанышбаш, Уразай, Чуракай, Иске Байсарда сөтнең бер литрын нибары 17 сум 75 тиен белән генә бәяләгән эшмәкәрләр. Аккүз, Усы, Пучы, Яңа Әлем җирлегеннән сөт җыючылар сөт бәясен тагын да очсызлаткан – нибары 17 сум 50 тиен. 19 сум белән 17 сум 50 тиен арасында аерма – 1 сум 50 тиен! Сүз бер литр хакында бара, җәмәгать! Ай буена шактый югалу килеп чыга дигән сүз бит бу!

Райн башлыгы урынбасары шулай ук Республика тәкъдим иткән субсидияләрне күпләп куллануга йөз тоткан җирлекләргә дә тукталды. Тана алу өчен бирелә торган субсидиягә район буенча 33 кеше дәгъва кыла. Аларның иң зур күпчелеге Иске Сәфәр авыл җирлегенә туры килә – барысы 14 хуҗалык. 7 аешлы, 4 күҗәкәлеле дә дәүләт ярдәменә таянып мал үрчетү белән шөгыльләнмәкче. Мини-фермалар булдыру юнәлешендә дә Актанышта хәрәкәт шактый җанлы бара: 25 гариза Республикага юлланган. Шуларның алтысы Күҗәкә җирлегеннән булса, дүртесе – Такталачыктан, дүртесе – Әтәстән. Гомумән алганда, быел Актаныш районыда яшәүчеләр тарафыннан 245 документ Республикага тапшырылган. Район башлыгы Э.Н. Фәттахов бу эшне якын арада төгәлләргә кирәклеген искәртте: дәүләт ярдәм итәм дип торганда, аның файдасын күреп калырга кирәк. 

Шәхси секторлардагы мал хәрәкәтенә анализ ясаганнан соң, гадәттәгечә, бу юнәлештә уңышлы эшләп килгән җирлекләр аталды. Әтәс, Аеш, Такталачык, Киров, Иске Сәфәр җирлекләренең эше уңай бәя алды. Ә менә Мәсәде, Иске Айман, Татар Сукысуы авыл җирлекләре июнь  ае нәтиҗәләре буенча кызыл зонага эләкте. Авыл башлыкларының авыр хезмәтенә бәя итеп билгеләнгән ат сыны исә  бу юлы Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйровага тапшырылды. 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: