Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БАШ МӨХӘРРИР СҮЗЕ: Син бармасаң – кем бара?

18 ноябрь көнне Татарстанда һәм шул исәптән Актаныш районында 2019 ел өчен үзара салым буенча референдумнар узачак.

Күптән түгел без үзебезнең интернет ресурсларда “Ә сез үзара салым җыю буенча үтәчәк референдумда катнашачаксызмы?” исеме астында сораштыру үткәргән идек. Ни хикмәттер, анда катнашканнарның шактый өлеше “Барып та йөрмим, барыбер акча җыячаклар” дип җавап биргән. 


Кызганыч, үзара салымны күпләр кабул итә алмый. Хакыйкатьтә исә, ул халыктан үч алыр өчен уйлап табылган ниндидер яңа җәза, өстәмә салым түгел, ә яхшы онытылган иске генә. Үзара салым ярдәмендә 1930 елда ук авыл-шәһәрләрдә шактый төзелешләр, яхшыга таба үзгәрешләр башкарылган. Шунсын да әйтеп китү урынлыдыр, элек халыктан җыелган акчаларның тотылышы бик күз уңында да булмаган. Хәзер исә, үзара салымны 4-5 инстанция контрольдә тота. Бердәм җыелган акчалар тиененә кадәр җирлекнең ихтыяҗын үтәүгә тотыла. Өстәвенә, халыктан җыелган сумнар җирлеккә, дәүләт тарафыннан тагын да арттырылып кайтарыла. Ул да үз саллы өлешен кертми калмый. Караңгылыктан чыгып, утлы-юллы булып килгән авыллар – шушы үзара салымның ачык мисалы һәм файдасы. Читтән килгәннәрне сокландырган Актанышның да бүгенге күренешендә һәркайсыбызның өлеше зурдан. 

Реклама

“Бу дөньяда дөреслек юк! Кая карама – гаделсезлек!” дип лаф орып йөрүдә мәгънә юк. Бар нәрсәнең дә үзебезнең кулда булганын аңларга вакыт. “Бармыйм” дигәннәрнең сәясәте бөтенләй башка сыймый. Син бармасаң – кем бара? Үзгәрешләрне үзебездән башларга кирәк. Һәркайсыбыз бу көнне референдумда катнашып, үз тавышын, үз фикерен җиткерер дип өметләнеп калам. Ә инде дөреслекне бергә эзләрбез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев