Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“Бүләк” аланында беренче смена төгәлләнде ( +ФОТОЛАР)

Балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен районда барлык мөмкинлекләр дә булдырыла.

Балаларның яратып йөри торган “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагере җәйнең беренче көнендә үк үзенә балаларны кабул иткән иде. 19 июнь көнне исә алан бу елның береенче сменасын төгәлләде

Кояш сменасында ял иткән балалар өчен салкынчарак булса да, алар соңгы  көннәрдә кояшлы аланда да ял итеп калдылар. Иң мөһиме, әйдәманнар белән ял итүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләр җылы булган, алар үзара дуслашып та өлгергәннәр. Лагерьда булдырылган башка шартлардан да укучылар да, аларның ата-аналары да канәгать калган. 

Лагерьны ябу тантанасында  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары   Ләйсән Нурлыева катнашты. Смена дәвамында  ялның да, туклануның да яхшы оештырылганын ассызыклады ул. 

Быелгы  лагерьга әйдәманнар итеп чакырылган  Арча педагогия көллияте студентлары да Актаныштагы “Бүләк” лагере хакында бары тик мактау сүзләре генә әйттеләр.  ошатуларын әйттеләр. Аларга аеруча балаларның саф татарча мөхиттә тәрбияләнүләре, бар яктан да уңган-булганлыклары ошаган. 

“Бүләк” әле җәй дәвамында балаларны кабул итәчәк. Аларның яллары матур да, күңелле дә, хәвеф-хәтәрсез генә үтсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев