Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бүләк оту бәхет эше

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга яздыручылар арасында инде алтынчы тапкыр бәйге үткәрде. Соңгысында иң зур бүләк -телевизор иде. Бәйгегә нәтиҗәләре буенча телевизорны Арча районыннан Фирдания Мифтахетдинова откан. Бәйгедә барысы 213 кеше катнашкан. Алар барысы да 2017 елның беренче яртыеллыгына "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең кимендә өч басмасына язылган. Төп бүләкләрдән тыш кайбер абунәчеләргә...

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга яздыручылар арасында инде алтынчы тапкыр бәйге үткәрде. Соңгысында иң зур бүләк -телевизор иде. Бәйгегә нәтиҗәләре буенча телевизорны Арча районыннан Фирдания Мифтахетдинова откан.
Бәйгедә барысы 213 кеше катнашкан. Алар барысы да 2017 елның беренче яртыеллыгына "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең кимендә өч басмасына язылган. Төп бүләкләрдән тыш кайбер абунәчеләргә истәлек бүләкләре дә тапшырылган. Алар арасында Актаныш районының Такталачык авылыннан Юлия Мансурова да бар. Үзен мөхәрриятебезгә чакырып бүләген тапшырганнан соң, якыннанырак танышырга булдык.
Юлия ханым Такталачык интернат-мәктәбендә логопед булып эшли. Газета-журналларга элек-электән үк күпләп языла икән. 2017 елның беренче яртыеллыгына да 7-8 төрле газета-журналга язылган.
-"Актаныш таңнары", "Татарстан яшьләре" газеталарына күптәннән язылам. "Ялкын", "Сабатуй", "Гаилә һәм мәктәп" журналларын теләп алабыз. Шулай ук "Ирек мәйданы" газетасына да язылам, -ди ул.
Әлеге бәйге турында кайдан белүе хакында кызыксынгач:
- Өйгә килгән газета- журналлар арасыннан иң беренче булып "Актаныш таңнары" газетасын укып чыгам. Район яңалыклары белән танышам. Әлеге бәйге хакында да үзебезнең район газетасыннан укып белдем. Һәм катнашып, бәхетемне сынап карарга булдым, -ди Юлия ханым.
-Бүләк отуыгызны белгәч, нинди хисләр кичердегез?
- Минем үз гомеремдә бер бүләк тә отканым юк иде. Бу бәйгедә дә нидә булса отармын дип, бөтенләй дә өметләнмәдем. Ә белгәч, бик шатландым. Шушындый бәйгеләр оештырганнары өчен "Татмеида" акционерлык җәмгыятенә рәхмәт әйтәм. Башкаларга да катнашып, үз бәхетләрен сынап карарга тәкъдим итәм.
Мансуровлар гаиләләре белән укырга ярата торганнардан. Юлия ханымның каенанасы Роза апа да өйләренә килгән һәр газетны, журналны бөртекләп укып бара икән. Балалары да, аеруча кызы Зилия көтеп ала ди басмаларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев