Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУ МӨҺИМ: Актанышта үзара салым җыю буенча референдум көне билгеләнде (БЫЕЛ ҖИРЛЕКЛӘРДӘ ҮЗАРА САЛЫМ НИЧӘ СУМНЫ ТӘШКИЛ ИТӘР?)

Быел да Актаныш районы җирлекләрендә үзара салым күләме ничә сум тәшкил итәчәген һәр җирлек үзе билгеләячәк.

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты Актаныш муниципаль районы территориясендә гражданнарга үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәреләчәге хакында хәбәр итә.

 Ул – ноябрьнең өченче якшәмбесе, ягъни 18 ноябрь көнне үтәчәк.  Бу көнне үзара салым җыюга кагылышлы референдум республикабызның барлык районнарында һәм авылларында уза. Тавыш бирү 2018 нче елның 18 ноябрендә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

 Быел да Актаныш районы җирлекләрендә үзара салым күләме ничә сум тәшкил итәчәген һәр җирлек үзе билгеләячәк. Башка еллардагы кебек үк, аның һәр бер сумына Хөкүмәт тарафыннан дүрт сум өстәлә. 


Искәртеп үтәбез, үзара салым – авыл җирлеге вәкаләтләренә керә торган көн кадагындагы проблемаларны чишү өчен халыктан бер тапкыр җыеп алына торган акча.

Үзара салым өчен тавыш бирү - үз проблемаларыбызны чишүгә ышанычлы адым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев