Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ БЕЛӘН: Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика Конституциясе көне белән котлады

Конституция Татарстанның сәяси системасының хокукый нигезләрен булдырды, диелә котлауда.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Конституция көне белән котлады.

"Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм!

Борылыш чорында, җәмгыятебезнең икътисади төзелеше һәм сәяси системасында үзгәрешләр әле башланып кына килгән вакытта, Россия Федерациясенең беренче булып үз Конституция-устав документларын яңарткан субъектлары арасында республикабыз да бар иде.

Шуңа күрә Татарстанның конституциячел корылышына нигез булган төп принципларның вакыт сынавын узуы, хокук белгечләренең тикшерү предметына, илнең башка төбәкләре өчен үрнәккә әверелүе тагын да зуррак әһәмияткә ия.

Татарстан Конституциясен кабул итү республиканың хәзерге заман сәяси тарихында җитди һәм зур адым булды. Аның киләчәк үсеше һәм тулаем ил күләмендә абруе артуы өчен хокукый җирлек хезмәтен үтәде. 
Конституциябезнең төп нигезләмәләре тиздән егерме биш еллыгы билгеләп үтеләчәк Россия Федерациясе Конституциясенең рухына һәм асыл мәгънәсенә туры килүе гаять мөһим. Бердәм хокукый система илебезнең бербөтенлегенә һәм куәте артуга ирешү өчен иң әһәмиятле факторларның берсе булып тора.

Реклама

Татарстан Конституциясе иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең конструктив милләтара һәм конфессияара хезмәттәшлеккә корылган яңа системасын төзүдә, тарихи-мәдәни мирасны саклап калуда, граждан җәмгыятенең уңышлы үсешендә, кешеләрнең хокукый аңы формалашуда аерым роль уйнады.

Республиканың Төп законына таянып, без икътисадны һәм социаль өлкәне үстерәбез, илнең алдынгы төбәкләре сафында ныклы урын тотабыз. Бу исә тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту, шул исәптән кешеләрнең керемнәрен арттыру, яхшы белем бирү һәм сыйфатлы итеп медицина хезмәте күрсәтү, һәркемгә торак алу, мәдәни спорт объектларына йөрү, яшәү өчен уңайлы тирәлек булдыру һәм рухи үсешне тәэмин итү мөмкинлеге тудыра.

Республиканың гражданнарга хокуклар һәм ирекләр гарантияләнгән Төп Законы һәр татарстанлының тормышта үз урынын табуына, Ватаныбызның үсеш-күтәрелешенә һәм иминлегенә алшартлар булдыра. 
Кадерле дуслар!

Сезнең һәрберегезгә исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык һәм киләчәккә зур ышаныч телим", - диелә котлауда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев