Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Актаныш районында кадерле әниләрне хөрмәтләделәр (+БЕЗНЕҢ ҖИТЕЗ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Актаныш районы безгә тормыш бүләк иткән бөек затларны – кадерле әниләрне хөрмәтләде.

Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында оештырылган “ “Әнием, бәгърем, көт безне!” дип исемләнгән чарага районыбызның әниләре чакырулы иде. Алар арасында күпбалалы әниләр дә, тормыш дәрьясында саклаучысыз калган нарасыйларны сыендырган олы йөрәкле затлар да, төрле өлкәләрдә эшләүче апалар да бар иде. 


Залда утыручы кадерле әниләрне район башлыгы Э.Н. Фәттахов бәйрәм белән кайнар котлап, аларга изге теләкләрен ирештерде.

Бәйрәм барышында сәхнә түренә бишәр бала тәрбияләп үстергән гаиләләр, гомумән, “Ана” сүзен горур йөртүче күркәм затлар күтәрелде. Яшәү чыганагы булган изге күңелле әниләргә чәчәк бәйләмнәре белән беррәттән район мәдәнят йорты, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективлары әзерләгән җырлы-биюле кичә дә  бүләк ителде. 


Бүгенге бәйрәм  игезәк балаларга гомер бирүче әниләрне дә барлаган булып чыкты. Алар сәхнә түренә үзләренең мәхәббәт җимешләре белән бергә менде. Ике кулына ике газизен җитәкләү горурлыгы, шөкер, Актаныш районында бик күп әниләргә насыйп булган. Бу мизгелләрдә сәхнә “парлы бәхетләр” белән тулды – арада яңа гына тәпи киткән нәниләр дә, әниләрен узып киткән баһадир егетләр дә, берсеннән-берсе матур кызлар да бар иде. 


Тантананың тагын бер дулкынландыргыч мизгеле – ул да булса, Актаныш сәхнәсендә генә түгел, республикада да танылу алган җырчы сандугачларыбызның йөрәк парәләре белән бергә җырлавы иде. Залда утыручыларны таң калдырган әлеге  тамаша бәйрәмнең бик тә үзенчәлекле бер бизәгенә әверелде. 


Җыр-моңга төреп ирештерелгән изге теләкләр, матур сүзләр әниләребезнең күңеленә үтеп кереп, аларга, һичшиксез, тагын да күбрәк яшәү дәрте, яшәү яме өстәде. Бөек затларыбызны янә Әниләр көне белән тәбрик итәбез, тормышыгыз тоташ бәйрәмнәрдән генә торсын, кадерле кешеләребез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш бәйрәм мәдәният йорты