Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Республика көнендә Актаныш районы Татарстанның зур бүләгенә ия булды (+ФОТОЛАР)

Соңгы елларда аеруча Актаныш районында  спортка, сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә.

Республика, хәтта кайбер Россиякүләм ярышларның нәкъ менә бездә уздырылуы да әнә шул хакта сөйли. 

Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен дә район үзәгендә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: универсаль спорт комплексы, боз сарае, бассейн, спорт мәйданчыклары райондашларыбызның сәламәтлеген ныгытуга, аны саклауга йөз тотып сафка баса. 


Республикабызда кырыктан артык дәүләт программасы эшләп килә. 2013 елдан Актаныш районында шушы программа кысаларында бер-бер артлы спорт мәйданчыклары ачыла башлады. Ел саен заман таләпләренә туры китереп эшләнгән мәйданчыклар кулланылышка тапшырылып, алар балаларның гына түгел, яшь һәм урта буын вәкилләренең дә яраткан ял урынана әверелә килә. 

6 ел эчендә район үзәгендә, Такталачык, Киров, Актанышбаш, Чишмә, Пучы, Татар Суыксуы авыл җирлекләрендә 15 спорт мәйданчыгы сафка баскан. Аларның тугызы мини-футбол өчен булса, алтысы волейбол һәм баскетбол уеннары өчен махсуслаштырылган. 

Бүген, ватандашларыбыз Татарстан көнен бәйрәм иткәндә,  Актаныш үзәгендә тагын бер мини-футбол мәйданчыгы ачылып, ул актанышлылар өчен Республикадан зур бүләк булды. 

Әлеге мәйданчык мәктәп территориясендә ачылуы белән үзенчәлекле. Актанышның беренче санлы мәктәбе ихатасын ямьләндереп торучы объектны нәкъ менә Республика көнендә тантаналы төстә ачу үзе бер өстәмә бәйрәмгә әверелде. Беренчеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе килгән иде. 

Энгель Нәвап улы иң башта тантанага җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, Республика көненең нинди зур әһәмияткә ия икәнен искәртте. 

Спорт мәйданчыгына килгәндә, беренче санлы мәктәп мондый зур бүләккә бик лаек булуын билгеләп үтте башлык. Чыннан да, әлеге белем бирү учреждениесе укуда гына түгел, спортта да югары уңышлары белән сөендереп килә. Мәктәп директоры Рәйлә Фәтхулла кызы үз чыгышында моны азсызыклап, коллективның киләчәктә тагын да югарырак үрләр яуларга омтылачагын искәртте: 


-    Башка мәктәпләрнең спорт мәйдансыкларына кызыгып, сокланып йөрдек моңа кадәр. Хәзер инде үзебезнең мини-футбол мәйданчыгы бар. Балаларның сәламәтлекләрен ныгытырга, аларга спорт өлкәсендә яңа үрләр яуларга мөмкинлек тудырган район, республика җитәкчелегенә коллектив исеменнән чиксез рәхмәт сүзләремне юллыйм, - диде җитәкче. 

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов исә киләчәктә дә мәктәпнең материаль-техник базасын ныгыту, аны заманча таләпләргә туры килерлек итеп яңарту эшләренең дәвамлы булачагына ышандырды: 


-    Беренче санлы мәктәп - бик күп шәхесләр чыгарган уку йорты. Монда буыннан-буынга килгән матур традицияләр бар. Аларны киләчәктә дә сакларга кирәк, - диде район башлыгы. 

Район башлыгының спорт мәйданчыгы  капкасындагы кызыл тасманы кисеп, бер төркем нәни футболчылар белән аның эченә узуы укучыларның музыкаль чыгышлары белән баетылган тантананың иң югары ноктасы булды.

3 000 000 сумнан артык бәягә төшкән өр-яңа мәйданчыкка мәктәпнең генә түгел, районыбызның киләчәге булган яңа буын атлап керде. Беренче тупны да алар район башлыгы Э.Н. Фәттахов белән бергә типте. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев