Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлавы

Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, матбугат чараларында эшләүче хезмәткәрләр, хәбәрчеләр, блогерлар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. 

Район һәм республика тормышында барган вакыйгаларны, көндәлек хәбәрләрне оператив һәм объектив чагылдырып баруда, көнүзәк проблемаларны актуаль яктыртып, аның чишелешен эзләүдә, нәтиҗәлелеккә ирешүдә, киң җәмәгатьчелектә социаль-сәяси фикер формалаштыруда сезнең хезмәтегезне югары бәялим. 

Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү сездән киңкырлы белем, тормыш тәҗрибәсе, яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалануны таләп итә. Елдан-ел камиллеккә омтыласыз. Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешебезне газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Һәр сүзегезгә сак карашыгыз, җаваплылыгыгыз укучыларыгызга, тыңлаучыларыгызга, караучыларыгызга карата хөрмәтегез сезнең һөнәри осталыгыгыз, шәхес буларак дөньяга карашыгыз турында да сөйли.

Районыбыз эшчәнлеген өлгер, оператив яктыртуда, җитәкчелек һәм халык арасында ышанычлы элемтә булдыруда куйган иҗади хезмәтегез өчен рәхмәтем һәм хөрмәтем зур. Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлап барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев