Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актаныш районы үз спортчыларын хөрмәтләде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актаныш районында быел да Физ­куль­ту­ра­чы­лар кө­не киң масштабта билгеләп үтелде.

Ул үзенә һө­нә­ри спорт­чы­ларны, физ­куль­ту­ра­ны, спорт­ны һәм сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен яра­ту­чы­ларны җыйды.

 

10 август көнне оештырылган чара үзәк стадионда бәйрәм рухында башланып китте. Спортсөярләрне,  физ­куль­ту­ра­чы­ларны бәйрәм уңаеннан район башкарма комитет  җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән нурлыева тәбрик итте.

 

Бәйрәм кысаларында ра­йон­да физ­куль­ту­ра һәм спорт­ны үс­те­рү­гә өлеш керткән райондашларыбыз хөрмәтләнеп, аларга төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

 

Актаныш районы Физкультурачылар көненә спортсөярләргә махсус бүләк тә әзерләгән булып чыкты: бу көнне теләге булган һәркемгә  ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге тудырылган иде.

 

Бүген күпләр урыннан сикерү, йөгерү, гер күтәрү, отжимание, наклон ясау буенча көчләрен сынады.

 

Шулай ук үзәк стадионда “Бүләк” лагерында ял итүче 6 төркем футбол уйнады.

 

Актанышта бүген, чын мәгънәсендә, спорт бәйрәме гөрләде. Үз сәламәтлеген кайгыртучы райондашларыбыз чарада актив катнашып, спорт белән дуслыгын ныгытты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев