Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Хезмәтегез өчен рәхмәт, погонлы тәртип сакчылары! (БҮЛӘКЛӘНҮЧЕЛӘРНЕҢ ИСЕМЛЕГЕ ҺӘМ ФОТОЛАР)

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов да үз составына котлау һәм тынгысыз хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен сәхнә түреннән ирештерде.

8 ноябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Полиция көнен билгеләп үтте. Тәртип сагында торучыларны хөрмәтләүгә йөз тоткан тантана быел да “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында оештырылып, бирегә хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән беррәттән аларның гаиләләре һәм  полиция ветераннары чакырулы иде. 


Тормышларын җәмгыятебездәге  тәртипне саклауга багышлаган курку белмәс, батыр йөрәкле ул-кызларны бәйрәмнәре белән  тәбрик итәргә  район җитәкчелеге дә килгән иде - полиция вәкилләре тәүге котлау сүзләрен  башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариевтан кабул иттеләр. 


Ихлас теләкләрен ирештергәннән соң Илфак Шамил улы Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча  полиция участогының өлкән вәкиле, полиция капитаны Илнур Илсур улы Дәүләтовка район башлыгы Э.Н.Фәттахов имзалаган “Мактау грамотасы”, Россия ЭЭМ Актаныш районы бүлегенең миграция сораулары буенча бүлекчәсенең өлкән инспекторы, полиция капитаны Юлия Мөнәвир кызы Сергеевага “Рәхмәт хаты” тапшырды. 

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов да үз составына  котлау һәм тынгысыз хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен сәхнә түреннән ирештерде. 


Илшат Илфир улы отставкадагы милиция полковныгы Камил Хөрмәт улы Зәйнуллинга “Җинаятьчеләрне эзләү хезмәтенә 100 ел” күкрәк билгесе тапшырды.

Бу көнне шулай ук полиция капитаны Рушат Сәрвәров Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә "Хезмәт өчен" медале белән хөрмәтләнде.  Полиция майоры Илнар Сафин, полиция  подполковнигы  Илшат Сәрвәров, эчке эшләр майоры Гөлназ Хуҗина, полиция капитаны Юлия Сергеева, полиция  майоры Алсу Хисматова полиция  капитаны Рамил Хәкимуллиннар җитәкчеләре кулыннан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының II дәрәҗә "Хезмәт өчен" медален кабул итеп алды. 

Реклама


Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Фәһим Зәкәри улы НуриевРоссия эчке эшләр министрлыгының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде. 


Юстиция капитаны Радик Басыйров “Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгесенә, полиция майоры Вилсур Сәлахов “Рәхмәт хаты”на  ия булды. 

ЧАРАДАН ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев