Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Республика көнендә Актанышта унбишенче спорт мәйданчыгы ачылды

30 августта Татарстанда яшәүче барча халык, шул исәптән актанышлылар да, Республика көнен билгеләп үтә.

Безнең районда бәйрәм уңаеннан чаралар иртәнге сәгатьләрдән үк башланып китте. Актаныш халкын уртак бәйрәмебез белән тәбрик итәргә  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев килгән иде.


Бүгенге көндә Актаныш районында барлыгы 30 575 кеше яши. Шуларның 5999ын 14 яшьтән 30 яшькә кадәрлеләр тәшкил итә. Ягъни алар безнең киләчәк. 


Яшь буынны бар яклап та сәламәт итеп тәрбияләү максатыннан Татарстанда киң күләмле эш башкарыла. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да соңгы елларда зур адымнар белән алга бара. 2013 елдан бу нисбәттә Республика районнарында спорт мәйданчыклары төзелеп, кулланылышка тапшырыла башлады. Дәүләт программасы кысаларында җәелдереп җибәрелгән әлеге хәрәкәт Актаныш районы халкына 15 спорт мәйданчыгы бүләк итте. Аларның алтысы баскетбол һәм волейболныкы булса, тугызы – футбол мәйданчыгы.  

Реклама


Республика көнендә аның нәкъ менә унбишенчесе Актанышбаш авылында спортсөярләргә үз ишекләрен ачты. Бәйрәм тантанасында Казан кунагы Айрат Гәрәев, районның башкарма комитет җитәкчесе Э.Н. Фәттахов, җирлек башлыклары һәм футбол мәйданчыгының булачак хуҗалары – балалар катнашты. 


Энгель Нәвап улы чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы көне һәм бүгенге спорт бәйрәме белән тәбрик итте. Татарстанның  баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев актанышлыларга президент Рөстәм Миңнехановның Республика көне уңаеннан юлланган котлавын ирештерде. 


Актанышбаштагы спорт мәйданчыгын бүген тәүгеләрдән булып “Иман” спорт мәктәбенең футбол командалары сынап карады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев