Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ГОРУРЛАНЫР УРЫН БАР: “Безнең заман” фестивале үз җиңүчесен Актаныштан тапты

“Хореография” номинациясендә Актанышның технология техникумы исеменнән чыгыш ясаган 3 егетебез финалга үтеп, Казан сәхнәсендә дә ут уйнатты.

Эшләүче яшьләр арасында инде менә алтынчы тапкыр оештырылучы “Безнең заман” республикакүләм телевизион  иҗат фестивале 16 ноябрь көнне Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт белән тәмамланды. 

«Безнең заман» фестивале ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан бирле үткәрелә. Әлеге фестиваль төрле өлкәләргә караган оешмаларда хезмәт куючы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге иҗат сөючеләргә  аерым-аерым да, оешма командасын туплап та катнашырга  мөмкинлек бирә. 


Биш ел эчендә Татарстанны тулысынча колачлап алырга өлгергән “Безнең заман” фетиваленең зона этаплары республиканың 4 зур шәһәрендә оештырылып, Актаныштагы төрле тармакларда  хезмәт куючы  иҗат сөючеләр үзләрен Яр Чаллы шәһәрендә сынап карады. Айнур Гыйлманов, Флүс Харрасовлар үзләрен “җыр” номанициясендә тәкъдим итсә, Илнур Локманов, Филүс Галиуллин, Айнур Хөсәеновлар хореография буенча үз осталыкларын күрсәтте. 


“Хореография” номинациясендә Актанышның технология техникумы исеменнән чыгыш ясаган 3 егетебез финалга  үтеп, Казан сәхнәсендә дә ут уйнатты. 


Илнур Локманов, Филүс Галиуллин, Айнур Хөсәеновлардан торган төркем 16 ноябрь көнне  Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үткән «Безнең заман» фестиваленең гала-концертында да сәхнә тотты. Аларның бию осталыгы югары бәяләнеп, Актаныш егетләре үз номинацияләрендә дәрәҗәле беренче урынга ия булды. Биючеләребезгә җиңүче Дипломы һәм акчалата бүләк тапшырылды. Тәбрик итәбез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев