Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ГОРУРЛАНЫРЛЫК ДӘРӘҖӘ: Районыбыз мөгаллимәсе “Актаныш якташлар җәмгыяте”нең алтын медаленә лаек булды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Сүз дә юк, районда алтын медальгә лаек мөгаллимнәребез шактый. Алар арасыннан иң-иңне сайлап алу да җиңелләрдән булмагандыр.

25 август көнне Актанышта район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. 

"Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше - уңышлы белем бирүнең нигезе" дигән темага багышланган киңәшмә эшендә катнашкан  республиканың дәрәҗәле кунаклары арасында Казан шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов та бар иде. 

Вәсим Хуҗаҗан улы педагогларның җыенына буш кул кайтмаган иде. Аның тарафыннан район тарихында беренче тапкыр мәгариф хезмәткәренә алтын медаль тапшырылды. “Актаныш якташлар җәмгыяте” әлеге дәрәҗәле бүләкне махсус август киңәшмәсе өчен булдырган. Җәмгыятьнең шарты буенча, аңа Актаныш районының иң яхшы укытучысы лаек булырга тиеш иде. 
Сүз дә юк, районда алтын медальгә лаек мөгаллимнәребез шактый. Алар арасыннан иң-иңне сайлап алу да җиңелләрдән булмагандыр. Киңәшкәннән соң  Вәсим Вахитов әлеге бүләкне   аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Усманова Римма Александр кызына тапшырды. 30 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багынлаган педагог шулай ук Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән хөрмәтләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев