Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ГРАН-ПРИ - 100 МЕҢ СУМ: Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйге Актанышта старт ала

Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгедә яшь талантлар сәхнә тотачак.

Бәйге Халыкара фестиваль дәрәҗәсендә быел бездә тәүге тапкыр үткәрелә. Яшьләр аны мәртәбәле бәйге буларак кабул итте. Республикабызның, төбәкләрнең яшь талантлары, бәйге турында ишетүгә үк, остазлары белән фестивальгә әзерләнә башлаган иде инде. Хәзер алар башкарачак җырларны сайлап, музыкантлар, остазлары белән Актанышка бәйгегә килергә әзерләнәләр – бик дулкынланалар. Быел катнашырга иртәрәк әле миңа, бәйгене тамаша гына кылачакмын, дигән яшь башкаручылар да, Актанышка килеп, бәйге барышын күзәтергә җыена.

Актанышлылар, сезнең барыгызны да  30 июнь –1 июль көннәрендә узачак Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйгегә чакырабыз!

Бәйгедә катнашучылар өчен ымсындыргыч сөенечле хәбәр – Гран-при яулаучыга бүләккә 100 мең сум биреләчәк!      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев