Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҖИҢҮГӘ ЙӨЗ ТОТЫП: Актаныш районының 5 педагогы "Ел укытучысы - 2019" бәйгесенең финалында катнашу хокукын яулады (+ ЧАРАДАН ФОТОЛАР)

Бүген Актаныш районында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык бәйгесенең  зона этабы үтеп, ул үз җиңүчеләрен билгеләде.

Бүген Актаныш районында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык бәйгесенең зона этабы үтеп, ул үз җиңүчеләрен билгеләде.

Нәтиҗәләр ясалганнан соң, “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Педагог-оештыручы”, Педагог-психолог” номинацияләрендә I , II дәрәҗә диплом ияләре аталды. Әлеге дәрәҗәгә ия булучы 8 мөгаллим  шул  рәвешле 13-14  апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк "Ел укытучысы-2019" бәйгесенең финалында катнашып, үз районнарының данын республика күләмендә яклау хокукын алды. Шунысы сөенечле, финалга чыккан  тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең 5се  -  Актаныш районы педагоглары. 


Актаныш технология техникумы базасында оештырылган бүләкләү тантанасы конкурсантлар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Көнозын һөнәри  осталыкларын күрсәткән мөгаллимнәр, аларның хезмәтен бәяләгән мәртәбәле жюри составы  җыр-моңга гашыйк актанышлыларның чыгышларын тамаша кылды, тәбрик һәм котлау сүзләрен кабул итте.


Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова әлеге һөнәри осталык бәйгесен тулы бер мәктәп дип атады. “Биредә без профессионаллар булырга өйрәнәбез, үзара тәҗрибә уртаклашабыз, фикер алышабыз, яңа метод-алымнарны өйрәнәбез”, - дип азсызыклады ул. Районның баш педагогы мөгаллимнәрнең зур әзерлек белән килүләрен, шул ук вакытта  команда белән эш оештыручыларның уңышы күпкә югарырак булуын да искәртте. Нәфисә Рим кызы сәхнә түреннән катнашучылар белән беррәттән чарага бәйрәм төсмере биргән балаларга, аларның остазларына, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен юллады. 


Актаныш районында мәгариф системасына аерым, дәрәҗәле урын бирелә. Моны бәйгедә катнашучы кунаклар да билгеләп үтте. Иң мөһиме, район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән әлеге игътибар уңай нәтиҗәләре белән сөендерә. Районыбызның данын яклаган сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар, педагог-оештыручылар моны "Ел укытучысы-2019"бәйгесенең зона этабында исбатлап та күрсәтте. Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе Ханнанова Зөлфия Зөфәрҗан кызының, Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы Фатхиева Мария Олеговнаның, Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы психологы  Шакирҗанова Гөлназ Тимерзадә кызының үз номинацияләрендә I дәрәҗә дипломга ия булулары моның ачык мисалы. 


Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Гайсина Лилия Фәнил кызының, Актаныш 1нче  урта гомуми белем бирү мәктәбе психологы Хабибуллина Зөһрә Баязит кызының да һөнәри осталыгы югары бәяләнде. Алар - II дәрәҗә диплом ияләре. 


Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы Ибраһимова Ләйсән Идрис кызы да сынатмады – җиде конкурсант арасында  ул III дәрәҗә диплом белән хөрмәтләнде. 


“Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә III дәрәҗә диплом белән - Тукай районы мөгаллиме Ю.П. Васильев, II дәрәҗә диплом белән Минзәлә районыннан Г.Ф. Нуриевалар бүләкләнде.


Педагог-оештыручылар арасында II һәм III дәрәҗә диплом ияләре Минзәлә районы мәгариф системасында хезмәт куючы С.Р. Сабирова белән  Л.Г. Абдуллина. 


“Педагог – психолог” номинациясендә җиңүчеләр исә түбәндәгечә билгеләнде: 
- II дәрәҗә диплом иясе – И.Н. Абзалова, Менделеевск районы
- III дәрәҗә диплом ияләре – Минзәләдән Н.Д. Титова һәм Әгерҗе районыннан Н.В. Панфилова. 

Моннан тыш һәр конкурсантка катнашучы сертификаты тапшырылды. 

Республика бәйгесенең зона этабында уңышка ирешүчеләрне район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Ләйсән Фоат кызы тәбрикләде. 


- Киләчәктә дә үзегез сайлаган иң мактаулы, иң җаваплы, иң авыр һөнәргә тугры калыгыз! Алга таба да матур эш күрсәткечләренә ирешеп, Татарстанның мәгарифен күтәрүгә лаеклы хезмәт куегыз! – диде ул, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев