Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ИГЕЛЕКЛЕ АКТАНЫШ: Районда 19 тапкыр "Игелек марафоны" үтте (+ БЕЗНЕҢ ҖИТЕЗ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Табигать тарафыннан авыр сынауларга дучар ителгәннәрне үз күзләрең белән күргәч, бөтен дөньяңны биреп, аларга ярдәм итәсе килә.

Быел Актаныш районы халкы 19 тапкыр үзегең олы йөрәкле, игелекле икәнен раслады. Мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга киләчәккә өмет уяткан, күз яшьләре аша елмаерга мәҗбүр иткән "Игелек марафоны" 12 декабрьдә район мәдәният йортында үтеп, быелгы инвалидлар декадасына йомгак ясады. 

Залда утыручылар хозурына тәкъдим ителгән кинофильм аша райондагы инвалид балаларның хыялларын да тормышка ашырды Актаныш. Ә сабыйларның хыялы чиксез, саф... Арада баш табиб, хоккейчы, футболист, эшмәкәр, биюче булырга теләүчеләр дә, республиканың мәгариф идарәсен җитәкләргә хыялланганнары да бар. Андыйларга әлеге даирә вәкилләре белән очрашулар оештырылып, бу хезмәтләрнең нечкәлекләре хакында бәян иттеләр.

Реклама


Актанышта 2000 еллар башыннан ук яшәп килгән “Игелек марафоны”на стартны район башлыгы Э. Н. Фәттахов бирде. 


- Табигать тарафыннан авыр сынауларга дучар ителгәннәрне үз күзләрең белән күргәч, бөтен дөньяңны биреп, аларга ярдәм итәсе килә. Кеше туган икән – ул яшәргә тиеш. Республика күләмендә бердән-бер булган әлеге марафонда катнашып, без бик саваплы эш башкарабыз. Игелекле гамәлгә үз өлешен керткән һәркемгә мин рәхмәтләремне җиткерәм, - диде Энгель Нәвап улы. 

Бүген хуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, төзүчеләр, банкирлар, сәүдәгәрләр, хокук саклау органнары, гаилә фермалары, мәгариф, медицина, мәдәният, спорт, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм күрсәтте.

2 380 299 сум! Бу - марафонда җыйналган сумма. Игелек исә дәвам итә. Ярдәм күрсәтергә кайчан да соң түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X