Иннарага ярдәм йөзеннән, 14 июнь, пәнҗешәмбе кичендә, район мәдәният йортында хәйрия концерты оештырыла.
Хөрмәтле райондашларыбыз, өч баласының газиз әнисе, тормыш иптәшенең яраткан хатыны Иннара Тимерова бүген безнең ярдәмгә мохтаҗ.
Иннарага ярдәм йөзеннән, 14 июнь, пәнҗешәмбе кичендә, район мәдәният йортында хәйрия концерты оештырыла.
Чарада татар эстадасының күпсанлы йолдызлары катнашачак.
Концерт 19.00 сәгатьтә башлана. Билет бәясе 300 сум.
Изге рамазан аенда райондашыбызга бергәләп ярдәм кулы сузсак иде. Бердәм булганда без көчле!
Нет комментариев