Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ИШЕТМИ КАЛМАГЫЗ: Күҗәкә авыл җирлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Авыл халкына яңа җитәкчене  район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте. 

13 декабрьдән Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куйган  Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова Актаныш районы башлыгының яңа урынбасары вазыйфасына билгеләнде. 


2017 елдан Киров авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Әнвәр Әбесогет улы Гафуров “ Актаныш каты көнкүреш калдыклары  полигоны”   Муниципаль унитар предприятиесе белән идарә итә башлады. 


Ике авыл җирлеге башлыгының, югарырак урыннарга билгеләнүе сәбәпле,  әлеге җирлекләргә яңа җитәкчеләр куелачак.  Хәер, 14 декабрь көнне Күҗәкә авыл җирлеге белән идарә итү дилбегәсе яңа башлыккаа тапшырылды да инде. Бу вазыйфаны Күҗәкә авылында туып-үскән , 1969 елгы Мусин Илдар Назыйф улы башкарачак.  Авыл халкына яңа җитәкчене  район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте. 


БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Илдар Назыйф улы 1969 елның 4 июнендә  Күҗәкә авылында туган. Белеме - урта махсус. Хезмәт юлын 1986 елда Фрунзе исемендәге колхозда башлаган. 
Гаилә хәле: өйләнгән, тормыш иптәше Гөлия Миргалим кызы белән ике ул, бер кыз тәрбиялиләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев