Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҖИТЕЗ ХӘБӘР: Актаныш районы башлыгының яңа урынбасары билгеләнде (+ФОТОЛАР)

Бүген, 13 декабрь көнне, Актаныш район Советының өченче чакырылыш 33 нче утырышы узды.

Сессияне Актаныш районы Советы рәисе, район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды. Аның эшендә район депутатлары,  суд рәисе, район прокуроры, көч структуралары җитәкчеләре, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары  катнашты.


Көн тәртибендә ике төп мәсьәләсе каралды: 
-    Актаныш муниципаль районы Башлыгы урынбасары сайлау;
-    Актаныш муниципаль районының 2020- 2021  еллар өчен  бюджеты турында;

Көн тәртибендәге  беренче мәсьәлә буенча  Энгель Нәвап улы депутатларга урынбасар  вазыйфасына бүгенге көнгә кадәр Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куйган  Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова кандидатурасын тәкъдим итте. Район башлыгы әлеге урынга тәкъдим ителгән Рәйхан Флүс кызын тәҗрибәле, үзфикерле, сәләтле җитәкче буларак бәяләде. Карар бертавыштан кабул ителде.

Реклама


Җавап сүзендә Рәйхан  Галимҗанова район башлыгы тарафыннан ышаныч күрсәтелүе  өчен рәхмәт белдереп, йөкләтелгән вазыйфаны (бурычны) намуслы төстә башкарачагын җиткерде. 

 

 

Көн тәртибендәге  икенче мәсьәлә буенча  төп чыгышны Актаныш муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Кадрия Рәмзи кызы Каюмова ясады. 


Нәтиҗәдә  барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Шуның белән Актаныш муниципаль район Советының 33 нче утырышы үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X