Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҖИТЕЗ ХӘБӘР: Актанышта "Дус сыйныф серләре" республика бәйгесенең район туры тәмамланып, җиңүчеләр билгеләнде

Бәйгедә катнашкан барлык мәктәпләрнең дә зур әзерлекләрен билгеләп үтми мөмкин түгел.

Әлеге сәгатьләрдә Актанышта "Дус сыйныф серләре" республика бәйгесенең район туры тәмамланып, аның  җиңүчеләре билгеләнде. 


Бәйгедә катнашкан  барлык мәктәпләрнең дә зур әзерлекләрен билгеләп үтми мөмкин түгел. Күргәзмәләр, чыгышлар - тирән эчтәлеге, әти-әниләр, балалар активлыклары белән сокландырды. 

Бәйге нәтиҗәләрен килгәндә,  "Максатка омтылучан сыйныф" номинациясендә җиңүче булып Татар Ямалы мәктәбе командасы танылды. Мари Суксу мәктәбе данын яклаган сыйныф “Үзенчәлекле коллектив”  номинациясендә җиңү яулады. Әтәс мәктәбеннән килгән әти-әниләр һәм балалар “Бердәм коллектив” дигән исемгә ия булдылар. Актанышның икенче санлы мәктәбе – “Ватанпәрвәрлек” номинациясендә иң оста сыйныф буларак бәяләнсә, Яңа Кормаш мәктәбенең уңганнарына “Гореф-гадәтләрне саклау” номинациясендә җиңү елмайды. 

Призлы урынга ия булучылар өчлегенә исә түбәндәге мәктәпләрдән килгән командалар керде.
III урында – Иске Богады,II урында  Иске Байсар мәктәбенең дус сыйныфлары. "Дус сыйныф серләре" дип аталган республика бәйгесенең зона этабында исә Актаныш данын яклау хокукына Гуманитар гимназия –интернат һәм Актанышның беренче санлы мәктәбе командалары ия булды.

Искәртеп үтәбез, Татарстан күләмендә оештырылучы әлеге бәйгенең зона этабы 29 ноябрьдән 22  декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Зоналарда җиңү яулаган дус сыйныфларны исә мәркәзебез Казан 19 гыйнварда үзендә кабул итәчәк. Актанышлыларга уңышлар телибез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Актанышта иң дус сыйныфны билгелиләр, бәйгедә ата-аналар да катнаша