Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“ХАЛКЫМ ХӘЗИНӘСЕ” НӘТИҖӘЛӘРЕ: Җиде авыл җирлеге призлы урынга ия булды, унысы макталды

Районкүләм әлеге мәдәни чарада барлыгы 25 авыл җирлеге катнашты.

Апрель -  май айларында  Актаныш районының  һәр җирлеген җыр-моңга төргән «Халкым хәзинәсе» -  авылдашлар  җыены фестиваль-конкурсына 19 май көнне йомгак ясалды. 

Районкүләм  әлеге мәдәни чарада барлыгы 25 авыл җирлеге  катнашты. 

Нәтиҗәләр буенча,  нигезләмә  шартларын төгәл  үтәгән җиде авыл җирлеге призлы урынга ия  булды.

Йомгаклау тантанасында уңышлы чыгыш  ясаган җирлекләр  дә  билгеләп үтелде. Исемлеккә кергән  авылларның  мәдәният йортларына Мактау кәгазьләре  һәм акчалата премияләр тапшырылды. 

Иске Богады, Татар Суксу,  Яңа Әлем, Иске Айман, Теләкәй, Аккүз, Зөбәер, Татар Ямалы, Уразай,  Кәзкәй җирлекләренең  мәдәният учаклары ия булды әлеге бүләкләргә. 


Җиңүчеләргә  килгәндә, Иске Кормаш авыл  җирлегенең  мәдәният  йорты Гран-при    яулады.  

Беренче урынга ия булган җирлекләр  -  Киров,  Иске Байсар. 
Икенче урында – Әтәс, Пучы җирлекләренең мәдәният йортлары
Өченче урынга Күҗәкә, Иске Сәфәр мәдәният йортлары лаек дип табылды. 
Мәдәният йортларына Мактау кәгазьләре  һәм акчалата премияләр тапшырылды. 

Шулай ук җирлекләрдәге оста куллы һөнәр ияләре  дә  Рәхмәт хатлары  белән хөрмәтләнде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев