Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Халыкара гаилә көне уңаеннан Актанышта берьюлы ике нарасый теркәлде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Алсу һәм Азат Шәрәфуллиннар, Рушания һәм Илнур Мөхәммәтовларга елмайды мондый олы бәхет.

Районыбызның ике гаиләсе өчен 15 май - Халыкара гаилә көне  - икеләтә бәйрәмгә әверелде. Бу көнне әлеге гаилә башлыклары тәүге тапкыр үз нарасыйларын кулларына алдылар. Алсу һәм Азат Шәрәфуллиннар, Рушания һәм Илнур Мөхәммәтовларга  елмайды мондый олы бәхет. Әлеге гаиләләрдә туган нарасыйлар районыбызның быелгы тарих битләренә илленче һәм илле беренче балалар буларак язылды. 

Шәрәфуллиннар гаиләсендә туган Айгиз атлы малай гаиләдә мәхәббәт җимешенең икенчесе булса, Мөхәммәтовлар гаиләсенә инде ләкләк өченче тапкыр килгән. Зиннәт исемле нәни егет гаиләдә өченче бала булып теркәлде.


Район ЗАГС бүлеге житәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парларны нәниләре туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде, аларга ТР президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырды.


Сүз уңаеннан, быел районда барлыгы 77 сабый дөньяга килгән, шуларның 51е – Актаныш үзәгендә теркәлгән. 2018 елда исә Актанышта беренчеләрдән булып Илзилә исемле кызчык туган иде. 


PS: Язманы автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев