ХАТАЛАР ӨСТЕНДӘ ЭШ -3: Әллә эшләргә теләмибез, әллә җайлашырга өйрәндек?
Җәе кызу булмаса да үзе, җәй аенда терлекчелек тармагында кызу эш өсте. Кылны кырыкка ярыр чак булса да, үткән айда башкарылган эшләргә анализ ясамый калып булмый, хаталар өстендә эш, ни дисәң дә, үз нәтиҗәләрен биреп килә бит.
13 июнь көнне хуҗалык җитәкчеләре, идарә белгечләре, баш зоотехниклар, ферма мөдирләре 24 форма киңәшмәгә җыйналды. Аның белән, гадәттәгечә, районның Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов идарә итте. Залда утыручылар күмәкләшеп май аена йомгак ясады.
Агымдагы елның 5 ае төгәлләнгән. Ни кызганыч, әлеге вакыт аралыгында районның терлекчелек тармагы әллә ни зур үзгәрешләр кичермәгән: саннарда да, малларда да күтәреп мактарлык үсеш юк.
1 июньгә район буенча 34 526 баш мөгезле эре терлек исәптә тора, шуларның 11 702се – савым сыерлары. Маллар ел башына карый 600 башка арткан анысы, әмма бу сан гына терлекчелек тармагын әллә ни алга җибәрә алыр кебек түгел. Өстәвенә, кайбер хуҗалыклар мал-баш санын киметкән, алар арасындагы “Саф” (-112), “Эконом” (-38), “Ташкын” (-29) хуҗалыкларын 24 форма киңәшмәдә Дәниф Харисов телгә дә алды.
Билгеле, ай гел югалтулардан гына тормаган, “Актаныш” агрофирмасы МЭТ баш санын 330га арттыруга ирешкән, “Әнәк” агрофирмасында артым 235не тәшкил итә, “Башак”, “Тамыр”, “Чишмә”, “Таң”, Нигез” хуҗалыкларында да артым сизелә.
Май аенда 1168 баш бозау да алган район хуҗалыклары. Шул ук вакытта сугымга тотылган, бракка чыгарылган, ниндидер сәбәпләр аркасында үлгән малларның баш саны да хәтәр күренә. Бездәге уңай һәм тискәре күренешләрнең һәрвакыт янәшә баруына ачык мисал инде әлеге күренеш. Язылмаган канунмы, хуҗалыкларның бердәм булып эш оештыра алмавымы бу– аңлашылмый.
2018 ел ахырына Актаныш районы хуҗалыклары терлекләрнең мал-баш санын 1500арттыруны максат итеп куйган иде. Әлегә бу санга җитү өчен 876 баш МЭТ кирәк. Сорау туа: кайбер хуҗалыклар терлекләрнең санын нигезсез киметкәндә, бу санга ирешеп булыр микән? Вакыт та кимүгә бара бит, җәмәгать!?
Малларны җәйләүгә күчерү бәрабәренә сөт җитештерүне арттырачакбыз дигән өмет-хыяллар да, ни кызганыч, акланмаган булып чыкты. Сыерларны гына гаепләп куяр идең – алай булмый. Маллар бит сөтләрен ашау һәм тәрбия сыйфатына карап арттыра. Димәк, гаепне дә ашатучы һәм тәрбияләүчеләрдән эзләргә кирәк. Җәйге лагерьларга соңарып чыгу да үз эшен эшләми калмагандыр, шәт.
Май аенда район буенча бер сыердан 444 кг. сөт савып алынган. Бу сан, мөгаен, сөтчелек тармагында берни дә аңламаган кеше өчен шактый зур күренер, әмма хуҗалыклар өчен түгел. Нишләп бүген “Әнәк” агрофирмасы бер сыердан 624 кг, Актаныш” агрофирмасы 482кг, “Чишмә” хуҗалыгы 481, “Башак” 472 кг сөт сава ала да, калганнар район күрсәткечләренә дә җиткерә алмый? Сыерлар кайда да дүрт аяклы бит юкса...
Кыскасы, ике сәгатькә сузылган җыелыш дәвамында беренче карашка бик гади кебек тоелган әнә шундый сорауларга җавап эзләделәр залда утыручылар. Алар хакында “Актаныш таңнары” газетасы үз укучыларына тәфсилле анализ ясаячак. Сезгә кызык икән, безнең газетага язылып куярга онытмагыз, 28 июньгә кадәр ташламалар да гамәлдә.
24 формага килгәндә, аның иң дулкынландыргыч мизгелләре, гадәттәгечә, иң ахыргы минутларда булды. Май ае йомгаклары буенча терлекчелек тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә, гомумиләштереп алганда, 79 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды. Намуслы хезмәт нәтиҗәсе буларак тапшырыла торган символик ат сыны гына бу юлы үзенә хуҗа таба алмады. Юкса залда аңа лаеклылар да бар иде кебек. Әмма лаеклыларның бер кечкенә генә кимчелеге дә кайвакыт аларның бөтен эшләренә аяк чала да куя. Иң кызыгы, ул кимчелекне көндәшләр дә, исәп алучылар да бик тиз күреп, күңелләренә салып куярга җитешкән була. Ә арттан баручылар бүген дә залда бернигә дә борчылмый гына, җыелыш тәмамланганны сабыр гына көтеп утырды. Сүз көче белән аларга барыбер тәэсир итеп булмый бугай инде, “ташбака” сынын кире кайтарасымы соң әллә?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев