Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!: Актаныш районында төзүчеләр һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте (+ЧАРАДАН ФОТОЛАР)

Үз куллары белән үз хезмәтләренә һәйкәл торгызучы әлеге мәртәбәле затларны һөнәри бәйрәмнәре белән Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов тәбрик итте.

Илебездә Төзүчеләр көне ярты гасырдан артык билгеләп үтелә. Ул гадәти генә һөнәри бәйрәм түгел: халкыбызның яшәү сыйфаты төзелеш өлкәсенең үсешенә бәйле. Шуңа күрә дә төзүчеләр иң нык хөрмәт ителүче һөнәр ияләре. 

Ел саен билгеләп үтелә торган Төзүчеләр көненең нәкъ менә август аена туры килүе очраклы түгелдер. Төзелеш эшләренең төгәлләнү этабына кергән чорда әлеге һөнәр ияләре, бер ял алып, күпмедер күләмдә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясый, хезмәт алдынгыларын барлый һәм алга план, бурычлар билгели. Ә Төзүчеләр көне исә 1956 елдан үткәрелә башлаган. Сугыштан соңгы үсү чорында халык өчен яшәү урыннарына кытлык үзен сиздерә башлый. Нәкъ шушы чорда торак төзелеше киң колач җәя һәм иң кирәкле һөнәр иясе булып төзүче санала башлый.  Быелгы Төзүчеләр көнен дә Актаныш районы, гадәттәгечә,  күркәм нәтиҗәләр белән каршылый. 


Районда быел бик күп объектларда төзелеш һәм ремонт эшләре бара. Әлбәттә, монда районның һәр ел республика программаларында актив катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Мәгариф объектларына, күпфатирлы йортларга, мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү, авыл җирлекләрендә спорт мәйданчыклары, парклар, скверлар ачылу – боларны инде без бүгенге көндә гадәти күренеш кебек кабул итәбез. Болар өстенә әле тагын авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан башкарыла торган республика программалары өстәлә. Алай гына да түгел, районның үсеш ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен төзелеш тармагына химаячеләрнең көче дә җәлеп ителә. Һәр объектны күз уңында тотып, һәрберсен сыйфат, срок ягыннан тикшереп тору – зур җаваплылык һәм хезмәткә таләпчәнлек сорый.

10 август көнне Актаныш районы да Төзүчеләр көнен билгеләп үтте. “Акчарлак” кафесында оештырылган тантанага әлеге мактаулы һөнәр ияләре белән  беррәттән районыбызның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Үз куллары белән үз хезмәтләренә һәйкәл торгызучы әлеге мәртәбәле затларны һөнәри бәйрәмнәре белән Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов тәбрик итте. Үз эшләренең осталары булган хезмәт ияләре бүген тәбрик һәм рәхмәт сүзләре белән бергә Энгель Нәвап улы кулыннан  Мактау таныклыклары  һәм Рәхмәт хатларын да кабул итеп алды. Райондашыбыз Дилшат Әгъләмовка “ТР Мактаулы төзүчесе” дигән дәрәҗәле исем бирелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев