Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨНҮЗӘК МӘСЬӘЛӘ: Күктән яуса гына!

Август ае нәтиҗәләре буенча терлекчелек өлкәсендә уңай хезмәт куйганнарга 10 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр, гомумән алганда 74 мең сум күләмендә акчалата премияләр таратылды.

Ай эчендә хужалыклар арасында барган ярышта I урын яулаучы Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Салихҗан улы Гапсәләмовка район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов җиңүчегә бирелүче символик Ат сынын тапшырды.

Хуҗалык саннарына килгәндә, көзнең беренче аена 33421 баш терлек белән аяк атладык. Узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 109 малга кимрәк ул. Район хакимияте белән хуҗалыклар арасындагы ике яклы килешү нигезендә бүгенге көндә бу сан 33975 булырга тиеш иде. Әлегә 554 мал саны җитеп бетми. “Нигез”, “Таң”, “Чишмә”, “Башак” хуҗалыклары, “Чишмә”, “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмалары шактый гына арттыру юлында барганда, “Тамыр”, “Саф”, “Эконом”, “Агыйдел”, “Ташкын”, “Алга” хуҗалыкларында кимүгә юл куела. Ай эчендә исә күпмедер үсештә барабыз: “Нигез”, “Нур”, “Башак”, “Таң”, “Эконом” хуҗалыклары, “Әнәк” агрофирмасының эшчәнлек нәтиҗәсе бу.  

Ел башыннан 9426 бозау алынган, 440 мал үлгән. Шөкер, саннар дөреслеккә туры килсә сакланыш яхшы дип куанырга да була. Дөрес, үлем-китемсез булмый, әмма бу санны да киметергә була. Һаман да шул “Тәрбия җитми” дип бер балык башын чәйнәү инде бу. Җитмәгәне көн кебек ачык. Түбәндә бирелгән саннарда кемнең, ничек хезмәт куйганы ачык чагыла. Һәркем үзенә нәтиҗә чыгарсын иде. 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уртача тәүлеклек үсешне 750 граммнан да киметмәскә дигән бурыч куйды. Бүгенге көндә Нур Баян исемендәге хуҗалыкта ул 926 грамм тәшкил итә. “Чишмә”, “Чиялек” хуҗалыкларында, “Әнәк” агрофирмасында 800-830 грамм. Шул ук вакытта “Наратлы”, “Алга” хуҗалыкларында ярты килога да җитми. Ә район буенча әлеге күрсәткеч 681 грамм тәшкил итә. Ашамаган мал – өметсез. Ниндидер алга китеш, сөт-ит артуны көтеп булмый, күктән яуса гына. 

 Август ае нәтиҗәләре буенча терлекчелек өлкәсендә уңай хезмәт куйганнарга 10 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр, гомумән алганда 74 мең сум күләмендә акчалата премияләр таратылды. Баш зоотехниклар арасында беренчелеккә “Чишмә” хуҗалыгыннан Фәнисә Низамова ия булды.  Мал табиблары арасында “Чишмә” агрофирмасыннан Азамат Ибраһимов, “Чишмә” ҖЧҖннән Илназ Әхмәтов, көтү яңарту технологлары арасында “Ташкын” ҖЧҖннән Нияз Хәйбрахманов, “Нигез” ҖЧҖннән Илфат Галеев, “Алга” ҖЧҖннән Рифкат Гомәровлар хөрмәтләнде. Ферма мөдирләре арасында “Әнәк” агрофирмасының белгечләре әйдәп бара: Раян Әминов һәм Азамат Биктимиров. Нур Баян исемендәге хуҗалыктан Рәмилә Харисова, “Тамыр” ҖЧҖннән Зөлфәт Шәимов шулай ук акчалата премиягә лаек булдылар. 

САН: 1 952 кеше хуҗалыкларда хезмәт куя.


САН: 21 388 сум уртача хезмәт хакы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев