Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КОММУНАЛЬ ТҮЛӘҮЛӘР БУЕНЧА БРИФИНГ: Һәрбер хезмәт өчен түләү булырга тиеш - монысы бәхәссез!

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислегендә үткән чарага коммуналь хезмәт күрсәтү өчен җаваплы оешма җитәкчеләре катнашты. 

26 март көнне хакимият бинасында оештырылган сишәмбе брифингы бу юлы һәркемне борчыган коммуналь өлкә, кулланылган хезмәтләр өчен булган түләүләргә багышланды. Брифингның темасы халыкка алдан ук хәбәр ителгән иде - райондашларыбыз аеруча активлык күрсәтте. 

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислегендә үткән чарага коммуналь хезмәт күрсәтү өчен җаваплы оешма җитәкчеләре катнашты. 

Халыктан кергән сораулар, нигездә, тарифларга, күрсәтелгән хезмәт бәяләренә кагылышлы иде. Газ кулланган өчен килгән квитанцияләрнең башка оешмаларныкыннан соңарып килүе дә актанышлыларда ризасызлык тудыра. Ике контурлы шәхси җылыту системасына күчү буенча да халыкта шактый сораулар җыелган. Газ, су хисаплагычларын урнаштыру, яңага алыштыру буенча да җаваплы затлар киңәш-аңлатма бирде. 

Халыктан юлланган һәр сорауга да брифинг ахырына ачыклык кертелде. Җавапларны, мөхтәрәм райондашлар, “Актаныш таңнары” газетасының 29 март саныннан укый алачаксыз. 28 март кичендә “Актаныш авазы” телетапшыруында да сишәмбе брифингы яктыртылачак. Алга таба да район яшәешенә битараф калмагыз, үзегезне борчыган соруларны 8 986 910 01 54 номерына юллагыз. Без аларга җавап  табарга ярдәм итәрбез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев