КӨН КАДАГЫНДА: Актаныш районы мәктәпләрендә “власть” алышына
Актаныш районының берничә мәктәбе яңа уку елын яңа җитәкчелек кул астында башлаячак.
Әлеге исемлектә Татар Суксу, Киров урта мәктәпләре, Татар Ямалы, Яңа Әлем, Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәпләре, Балалар иҗат үзәге бар.
Шул рәвешле, 2018-2019 уку елында Татар Ямалы мәктәбе белән Гөлназ Фәйрушина җитәкчелек итәчәк. Моңа кадәр Гөлназ Гилмегаян кызы Татар Суксу урта мәктәбендә тарих укытучысы вазыйфасында хезмәт куйды.
Соңгы елларда Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә директор булган Илнур Таһир улы Хуҗин яңа уку елын “Балалар иҗат үзәге” балаларга өстәмә белем бирү оешмасы җитәкчесе буларак башлап җибәрәчәк.
Киров урта мәктәбе директоры итеп Гарипов Даниал Дәниф улы билгеләнде. Даниал Дәниф улы райондашларыбызга шактый еллар Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбен җитәкләгән тәҗрибәле директор буларак таныш.
Яңа Әлем мәктәбе директоры вазыйфалары исә Илназ Шәриповка йөкләтелде. Моңа кадәр Илназ Илшат улы Актаныш районы мәгариф идарәсе методисты булып эшләде.
Шулай ук Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективын да яңарыш көтә. Әлеге мәктәп белән Газизов Гадел Фирдәвис улы җитәкчелек итәчәк. Ул Иске Кормаш мәктәбендә җәмгыять белеме фәнен укытты.
Иске Кормаш мәктәбе директоры булып хезмәт куйган Газизов Фидан Фирдәвис улы да җитәкчелек вазыйфаларын Татар Суксу урта мәктәбендә дәвам итәчәк.
Әлеге вазыйфаларга билгеләнгән җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар телибез!
Район мәгариф тармагындагы кадрлар үзгәреше моның белән генә тәмамланмаячак, билгеле. Ни өчен дигәндә, районның башкарма комитет җитәкчесе Э.Н.Фәттахов белем бирү йортларын ныклы, ышанычлы кадрлар белән тәэмин итүне максат итеп куйды. Ә моңа ирешү өчен, беренче чиратта, директорлар корпусын тәҗрибәле җитәкчелеләр белән тулыландыру шарт. Бу нисбәттән 29 июнь көнне үткән 25 форма киңәшмәдә Яр Чаллы Дәүләт Педагогия университетының беренче проректоры, педагогика фәннәре докторы, профессор Мөхәммәтшин Азат Габделхак улы район җитәкчелеге, мәктәп директорлары белән очрашты. Эшлекле киңәшмә барышында киләчәктә Актаныш районының Яр Чаллы Дәүләт Педагогия университеты белән бердәм эшчәнлеге хакында нәтиҗәле сөйләшү булды.
Әлбәттә, яңа уку елыннан үз көченә керәчәк яңарышлар мәктәпләрдәге кадрлар җитмәүчелек мәсьәләләрен дә уңай якка үзгәртер дип ышанасы килә. Чөнки бүгенге көндә район мәктәпләрендә фән укытучыларының җитмәве киләчәктә тагын да киеренкерәк хәл тудырырга мөмкин. Район мәгариф идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматләрдән күренгәнчә, Актаныш районына математика, химия, биология, рус , инглиз телләрен укытучы педагогик кадрлар җитешми.
Шунысын да искәртеп үтү урынлы, быел Актаныш районы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты тарафыннан тикшерү үтәчәк районнар исемлегенә кертелгән.
фото Актаныш-информ архивыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 14:52СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ-2022: Гимназияне тәмалаучылар яңа бинаның беренче чыгарылыш сыйныфы буларак тарихта кала Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның быелгы унберенчеләре исеме-җисеменә туры килгән соңгы кыңгырау бәйрәме бүләк итте.21300
-
24 май 2022 - 13:39Актанышның беренче мәктәбе укучылары Соңгы кыңгырау бәйрәмен үзәк стадионда уздырды Бүген районыбыз мәктәплрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Актанышның беренче санлы мәктәбенең соңгы кыңгырау бәйрәме икенче ел рәттән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда уза. Стадионның тамашачылар урынында энә төшәр урын да калмаган иде.41500
-
23 май 2022 - 17:41В Россельхозцентре Татарстана предупредили, чем грозит хлебная полосатая блошка посевам яровых культур Специалисты районных отделов татарстанского филиала «Россельхозцентра» выявили на посевах насекомых, которые вредят всходам злаковых культур. К концу второй декады мая в республике яровые культуры обследованы на площади 8,6 тыс. га. При этом хлебные полосатые блошки – вредители зерновых культур – обнаружены на 2,7 тыс. га, или почти на трети обследованных площадей.8700
-
23 май 2022 - 13:24Актанышның мәдәният паркындагы Габдулла Тукай бүләге ияләре язылган китап-постаментка Ләбиб Лерон исеме өстәлде Актанышның мәдәният паркында Габдулла Тукай премиясе лауреатларының исемнәре язылган китап-постамент бар. Бирегә Актаныш районында туып-үсеп татар халкының иң олы бүләгенә лаек булган якташларыбызның фоторәсемнәре урнаштырылган, исемнәре уеп язылган.29300
-
23 май 2022 - 12:31Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республика фестивале уза Бүгенге әдәбият бәйрәменең программасы бик бай- әдәбият һәм сәнгать көне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республикакүләм фестиваленең ачылу тантанасы белән башланып китте.24601
-
20 май 2022 - 07:23Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!.. Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА30800
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.45400
-
19 май 2022 - 19:04Актанышның икенче мәктәбе укучылары "ЭкоЯз" акциясендә катнашты Районыбызда "ЭкоЯз" акциясе дәвам итә.32800
-
19 май 2022 - 15:33ПИОНЕРИЯГӘ 100 ЕЛ: Бүген пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты узды (+фоторепортаж) В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады.59100
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.58600
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
24 май 2022 - 20:43Чаллыда Актаныш якташлык җәмгыяте очрашуында районыбыз артистлары чыгыш ясыйРайоныбыз сәнгать осталары бүген Чаллыда якташлар җәмгыяте очрашуында катнаша.13500
-
24 май 2022 - 19:01Бүген Чаллыда Актанышта туып-үскән якташлар очрашаЧаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда бүген Актаныш якташлар җәмгыяте "Якташлыкка чикләр юк" дип исемләнгән очрашу оештырды.21000
-
24 май 2022 - 18:35Районыбызның Яңа Әлем, Мари Суыксуы мәктәпләре һәм "Каенкай" бакчасы 500 мең сумлык грант оттыТатарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру максатыннан муниципаль белем бирү оешмалары арасында республика конкурсы узды.10000
-
24 май 2022 - 16:40В ООО Агрофирма «Актаныш» требуются токаряВ ООО Агрофирма «Актаныш» требуются токарь, ученик токаря.11900
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла87500
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.97000
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.92400
-
21 май 2022 - 16:50Актанышлылар Изге Болгар җыенында катнашты Бүген, 21 майда тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" мөселманнар корылтае узды. 21 майда узачак, анда районыбыздан 60тан артык райондашыбыз катнашты.49900
-
21 май 2022 - 15:07Авылдашлары танылган шәхес, язучы, галим Фарсель Зыятдиновны искә алды Бүген Усы авыл мәдәният йортында Качкын авылында туып-үскән күренекле шәхес, язучы, галим Фарсель Зыятдиновны искә алу узды.52000
-
20 май 2022 - 19:29Актанышта "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Ел дәвамында көтеп алган Сабан туе бәйрәмен авыл җирлекләрендә 11 июньдә уздыру планлаштырыла. Ә районкүләмендәгесе 12 июньгә билгеләнде.63200
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.45400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика