Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Бүген районыбызның мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен каршы ала

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас тәбрик итәбез. Мәдәният хезмәткәрләре һәрчак халык массаларының иң алдынгы сызыгында булды, зыялы, мәдәниятле катлам буларак, халыкны әйдәп барды, үрнәк юл күрсәтте.


Бүген заманча технологияләр, мегаполислар заманында милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калу, яңарту, яшь буынга рухи тәрбия бирү җиңелләрдән түгел. Әмма сез, тирән белемегезгә, һөнәри осталыгыгызга һәм тырышлыгыгызга таянып, әлеге катлаулы бурычны уңышлы башкарып киләсез.


Районыбыз мәдәни өлкәдә республика күләмендә елның- елында казанышларга ирешеп килә, мәдәният учакларында зур масштаблы фестивальләр, чаралар үткәрелә. Халык күңелен яулаган "Халкым хәзинәләре" дип исемләнгән сәнгать фестивале, театр айлыгы, үзешчән сморт концертлары кебек чаралар  шуның күркәм мисалы булып тора.


Мөхтәрәм мәдәният хезмәткәрләре! Киләчәктә дә халыкка игелекле хезмәт итәрсез дип ышанып калабыз. Сезгә алдагы тормышыгызда иҗат уңышлары, күңел күтәренкелеге, саулык-сәламәтлек, бәхет телибез.


Сүз уңаеннан, 25 март  – мәдәният хезмәткәрләре көнендә,  Киров мәдәният йорты директоры  Алсу Хуҗина үзенең туган көнен дә билгеләп үтә.

18 елдан артык гомерен әлеге тармакка багышлаган райондашыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз. Тагын озак еллар халык күңелен җыр-моңнарыгыз, сәхнә әсәрләрендәге кабатланмас рольләрегез белән сафландырып, җилкенлереп, сөендереп торыгыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар юлдаш булсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев