Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН ТЕМАСЫ: Актаныш мәктәпләре кышкы сезонны ачып, иң көчле чаңгычыларны билгеләде

Кышның беренче көнендә Актаныш районы "Бүләк" чыңгы-роллер трассасында кышкы сезонны ачып, мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары узды.

Спорт чарасының ачылу тантанасында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, Актаныш районы чаңгы федерациясе президенты Фәрит Салихов катнашты.

 Бүген бирегә район мәктәпләреннән  чаңгы спортын үз итүче 166 укучы катнашты. Төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләренең спорт сөюче укучылары 8 төркемгә бүленеп, "иң җитез, оста чаңгычы" исеме өчен көрәштеләр.

Реклама

Нәтиҗәләргә килгәндә, Теләкәй һәм Актанышның 2 нче мәктәбе командалары - 1, Күҗәкә һәм 1нче мәктәп - 2, Әтәс һәм Сәфәр мәктәпләре 3 урынга лаек булдылар. Югары сыйныф укучылары ярышында исә җиңүне Актанышның 1нче мәктәп командасы яулады. 2 нче мәктәп - 2, кадет мәктәбе 3 урынга ия булдылар.
 

фото Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәгеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев