Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН ВАКЫЙГАСЫ: Актаныш районындагы ягулык салу станциясен басканнар һәм ...качканнар

12 июль кичендә Актаныш районының Чуракай авылы янында урнашкан ягулык салу станциясенең кассасыннан билгесез зат 10 700 сум күләмендә акча урлый.

Сәер яңгырый – ничек инде кассадан? Бик гади: угры АЗС операторының  ишекләрен дә  бикләп мәшәкатьләнмичә генә  үз йомышы белән бинадан чыгып киткәнен туры китерә һәм ... бик тиз генә табышка ия була.

 

Трассаларда, авыллардан читтә урнашкан ягулык салу станцияләрендә эшләүне болай да куркынычсыз дип атап булмый. Ә бу очракта исә АЗСта сакчы да булмаган, алынган мәгълүматләрдән күренгәнчә, бу кичтә сменада оператор хезмәтен ир-ат башкарган.

 

 Мондый урыннардагы  кассаларда, нигездә, хатын-кызларның утыруын исәпкә алсаң, эш бирүченең кеше язмышына битарафлыгы сизелеп тора. Төнге сәгатьләрдә генә түгел, көндез дә мондый акчалы урыннарда хәвеф-хәтәр сагалап  кына тора бит юкса.

 

Реклама

Видеокамера булмаганмы дип сорар күпләр. Булган, әмма аны да исем өчен генә куйганнардыр дигән шик туа, ни өчен дигәндә, оператив хезмәткәрләр видеоязманың сыйфатын бик начар дип бәяли. Видеодан күренгәнчә,  касса урнашкан бинага буе якынча 170-175 см. булган ир-ат керә, кием төсләрен ачык итеп күрү мөмкин түгел, кызганычка каршы.

 

Шушы хәлдән соң райондашларыбызны, бигрәк тә акча белән эш итә торган урыннарда хезмәт куючыларны уяу, сак, җаваплы булырга чакырасы килә. Үз тормышыгызны куркыныч астына куя торган гамәлләр кылмагыз! Эш бирүчеләр дә бераз уйлансын иде, төнге вакытта да эшли торган “куркыныч” урыннарда сак хезмәтенә, яхшы сыйфатлы видеокүзәтү җайланмаларына акча кызганмагыз! Кеше гомерен акчага сатып алып булмый бит!

 

фото иллюстрация рәвешендә бирелде 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X