Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨНҮЗӘК МӘСЬӘЛӘ: Сөт кирәк булса, “басулар патшасы”н яуларга кирәк!

Ни өчен "Әнәк" агрофирмасының Әтәс бүлекчәсендәге сыерлар тәүлеккә 8 тонна сөт бирергә сәләтле дә, кайбер хуҗалыкларда бу күрсәткеч “ташка үлчим” генә? Юкса, аларның да савым маллары дүрт аяклы, бер җилемле – артык җирләре юк.

Актаныш районының хуҗалык җитәкчеләре, идарә белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары чираттагы 24 форма киңәшмәгә җыйналды. Терлекчелек тармагын ай саен “сүтеп-җыюга” багышланган мондый төр утырыш бу юлы үзгә форматта оештырылган иде. 

Моңа кадәр киңәшмәне  “Агыйдел” бинасындагы йомшак канәфиләргә утырып кына күзәткән кайбер затлар өчен үзенә күрә бер селкетеп алу кебек иде ул. Ни дисәгез дә,  ел дәвамында утырып кына әллә ни майтара алмадык шикелле. Ел инде ахырына якынлаша, әмма район җитәкчелеге тарафыннан куелган максатларга тулысынча ирешү өчен агымдагы елга, ким дигәндә, тагын бер өч ай өстәргә кирәк булыр иде, мөгаен. Әмма бу безнең кодрәттән килердәй эш түгел. Ә менә калган ике айда җан тирен чыгарып, уңай нәтиҗәләргә ирешү бәрабәренә елны уңышлы тәмамлауга әле өметләнергә була. 

Хәтерләсәгез, Актаныш районы ел ахырына сөт җитештерү һәм мал-баш санын арттыру юнәлешендә яңа баскычка күтәрелүне  максат итеп куйган иде. Тик бу югарылыкка ирешү өчен “Әнәк” агрофирмасының көн-төн сөт арттыру өстендә җан-фәрманга тырышуын читтән күзәтеп утыру  гына җитми, хөрмәтле хуҗалык җитәкчеләре!  Аларның тәҗрибәсен үзегездә куллану, өйрәтәм дип торучы булганда, бу юнәлештә хәрәкәт итү дә зарур. 

Шуңа күрә дә район башлыгы Энгель Фәттаховның 24 форманы “Әнәк” агрофирмасы бүлекчәләрендәге эш барышын анализлаудан башлавы бик урынлы иде бүген.

Ни өчен агрофирманың Әтәс бүлекчәсендәге сыерлар тәүлеккә 8 тонна сөт бирергә сәләтле дә, кайбер хуҗалыкларда бу күрсәткеч “ташка үлчим” генә? Юкса, аларның да савым маллары дүрт аяклы, бер җилемле – артык җирләре юк. Мөгаен, бу малкайлар “Әнәк” агрофирмасы башлыгы Фарис Фәтхиевка рәхмәт укып яшиләрдер, чөнки алларында тулы рационлы азык бар һәм ул бик мул. 

Беркемгә дә сер түгел, сөт җитештерү күләмен арттыруда сыерларның азык рационын баету аеруча мөһим роль уйный. Әнәклеләр моны үз тәҗрибәләрендә исбатлап та күрсәтте. Гомумән, әлеге агрофирма кул кушырып утыру гадәтен үз итми – биредә кайчан карама яңа төзелешләр бара, кулланышка яңа технологияләрне кертеп кенә торалар. Мал ризыгына кукурузаны кертүгә  дә агрофирма тамырдан уйлап тотынган. Сөт алам дисәң, өстәмә чыганаклар кулланырга кирәклеген дә, азыкның балансланган булуы да  югары савым алуның төп шартларының берсе икәнен яхшы аңлыйлар биредә. Юкса, “Әнәк”тә мул сөт алу хакына, районның башка бер генә хуҗалыгында да булмаган кебек, "басулар патша"сына зур әһәмият бирмәсләр иде. Быелдан кукурузаны үсеш малларына да бирә башларга ниятли алар, чөнки нәтиҗәсе бар. 

Киңәшмә кысаларында хуҗалык җитәкчеләре Әтәс бүлекчәсендә булдырылган кукуруза базы белән танышты.

Түке һәм Әтәс бүлекчәләренең савым сыерлары хәзер шушыннан тукландырыла.  Гектардан  уртача 54  центнерлы уңыш алу савым көтүендәге һәр терлеккә 3әр килограмм туклыклы кукуруз азыгы өстәү мөмкинлеге бирә. Иске Кормаш бүлекчәсендә исә кукуруза бөртекләре эшкәртелеп, махсус җиңсәгә (рукавка) салына.

Агрофирманың басуында да кукуруза культурасының бер өлеше үз чиратын көтеп утыра. Хуҗалык җитәкчеләре бүген анда да булдылар. 

 Фарис Фәтхиев сүзләреннән аңлашылганча, бүген  "басулар патша"сы тудырган төп уңайсызлык – ул да булса, аны киптерү мәшәкате. Бу нисбәттән Айман бүлекчәсендә махсус киптергечне сафка бастырырга уйлый агрофирма. Димәк, алга таба да ул әлеге культура белән ныклап шөгыльләнергә ниятли. 

Район башлыгы Энгель Нәвап улы “Әнәк” агрофирмасының кукуруза мисалын башка хуҗалыкларга үрнәк итеп кенә калмады, ә киләсе елга аны җитештерүне максат итеп тә  куйды. Бүген агрофирма  кукуруза бөртекләрен башка хуҗалыкларга да тәкъдим итә алырлык запаска ия. Бәясен килешеп, хуҗалык җитәкчеләре вакытында бу мөмкинлектән файдаланып кала алса, бик яхшы булыр иде, әлбәттә. 

- Сөт җитештерергә уйласак, кукурузаны дөрес итеп файдалана башларга кирәк. Ә әлеге кыйммәтле азыкны басулардан җыеп алу, аны эшкәртү буенча Актаныш районында проблемалар булмаячак, - дип ышандырды район башлыгы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев