Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

24 ФОРМА: Ниһаять, уяна башладык! (+ФОТОЛАР)

Димәк, битараф утырган заманалар артта калган, җәмәгать!

Бүген “Әнәк” агрофирмасы бүлекчәсендә башланып киткән 24 форма киңәшмә Татар Суксу мәдәният йортында дәвам итте. Биредәге  киңәшмә эшенә авыл башлыклары, КФХ җитәкчеләре, баш белгечләр дә кушылды. 


Залда утыручыларны районның башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариев шәхси секторлардагы мал хәрәкәте белән таныштырды. Ел ахырына якынлашканда  МЭТ санын арттыру буенча лидерлар формалашып бетте дисәк тә, һич хаталану булмас. Яңа Әлем, Иске Сәфәр, Күҗәкә, Чалманарат, Югары Яхшый – алдынгы позицияне саклап калуга ирешкән җирлекләр. 


Районның шәхси секторлары савым сыерларын да 34кә арттырган булып чыкты. Бу юнәлештә Күҗәкә, Түке, Аеш, Чалманарат, Иске Богады авыл җирлекләре мактауга лаек. 


Халыкта соңгы өч елда  вак мал санының да артуы күзәтелә. Әмма шул ук вакытта кайбер җирлекләрдә аларның шактый кимүен дә азсызыклап үтми мөмкин түгел. Иске Сәфәр, Иске Айман, Әтәс, Татар Суксу, Такталачык авыллары – менә шундыйлар сафында, биредә кимегән вак мал йөзләр белән исәпләнә. 


Сөт - авыл җирендә мал асрап яшәүчеләрнең  өстәмә керем чыганагы булып калуын дәвам итә. Әмма айлык күрсәткечләр белән танышканнан соң, бу юнәлештәге чуарлык күзгә ташлана. Чалманарат, Югары Яхшый, Такталачык, Иске Сәфәр, Кәзкәй җирлекләрендә бер хуҗалык тапшырган сөт 20-28 килограмм булса, арада 10-11 килограммга риза булып ятучылар да бар. 


Билгеле, сөтен саткач, аның акчасына да батасы килә. Чалманарат, Югары Яхшый җирлекләре, шөкер, бу яктан зарланмый. Аларда бер хуҗалыктан сатылган сөт кереме 4000 чамасы. Кайбер җирлекләрдә бу сумма меңгә дә тулмаган. Пучы, Мәсәде, Актаныш җирлекләре бу юнәлештә “хронический” артта калучылар. Хәер, моңа хәзер киңәшмәдә гаҗәпләнмиләр дә – файдасыз! Әмма сөт бәрабәренә тишек-мошыкларын ямау мөмкинлеге булып та, моннан файдаланмаган җирекләр булуы борчу тудыра. Андыйларга сөт сәясәтен үзгәртергә дигән бурыч билгеләнде. 


Аннан килеп, килешенгән бәядән түбәнрәккә сөт җыйган эшмәкәрләргә район җитәкчелегенең үпкәсе зур. Ә менә сөт бәяләренең  төрлечә булуына гаҗәпләнергә кирәкми. Ул бәя заводтан чыгып билгеләнә, ягъни сөт җыючы үзе куймый аны. Әмма бизнесменнарга  район белән килешенгән бәядән түбәнрәк хакка сөт җыеп, халыкны алдау хокукы бирелмәгән. Бу нисбәттән район җитәкчелеге әнә шундый затлар белән килешүне өзәргә дә мөмкин булуы хакында кисәтте. Ә инде октябрь аенда мондый юлга барган сөт җыючыларга ике атна эчендә дөрес итеп кире хисап ясарга кушылды. 


Кызганычка каршы, авыл халкы олыгайган саен, шәхси хуҗалыклардагы терлек мал-баш саны да кими. Шуңа күрә дә район башлыгы  мондый хәлне булдырмас өчен чара күрергә кирәк икәнен искәртте. Терлек үрчетергә теләгән авыл кешесенә республика ярдәме белән беррәттән районныкы да дәвамлы булачак. Иң мөһиме, халык менә шушыны аңласын иде. 


Киңәшмә барышында район хуҗалыкларының бер айлык нәтиҗәләре дә уртага салып сөйләшенде. Шунысы игътибарга лаек, соңгы арада 24 форма шактый җанлы үтә башлады. Анализ берьяклы гына  түгел – хуҗалык җитәкчеләре үзләре килешмәгән саннар хакында фикерләрен ачыктан-ачык белдерәләр, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда да алар активлык күрсәтә. Вакыт кадерен белергә дә өйрәнеп киләбез шикелле. Татар Суксу мәдәният йортында һич көтелмәгәндә  утның сүнүе кайбер фикерләрнең караңгыда яңгыравына мөмкинлек тудырды. Әллә чит урында утырып ялыктылар, әллә яңа форматтагы 24 ошамады – залның иң арткы өлешеннән “киңәшмәгә регламент билгеләргә кирәк" дигән “киңәш” яңгырады. Димәк, битараф утырган заманалар артта калган, җәмәгать! Ниһаять, уяна башладык! 


Сүз уңаеннан, бу юлы да намуслы хезмәт нәтиҗәсе буларак тапшырыла торган символик ат сыны “Әнәк” агрофирмасына язган булып чыкты.  Лаеклы хезмәткә  – лаеклы бәя! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев