Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КОТЛЫЙБЫЗ: 48 яшьлек актанышлы Булат Шәйхразиев бишенче тапкыр әти булды

5 июнь иртәсе райондашларыбыз Шәйхразиевлар гаиләсенә зур сөенеч алып килде. Бүген Булат Шәйхразыевның тормыш иптәше Резеда ханым 4 кг 100 гр авырлыктагы нарасыен дөньяга китерде.

Райондашларыбызга эшмәкәрлек юнәлешендә яхшы  таныш булган Булат Шәйхразиевлар гаиләсендә әлеге  бәби – бишенчесе. Герой гаиләдә  моңа кадәр 2 кыз, 2 ул тәрбияләнә иде.

Бәхетле гаиләнең сөенечен без дә уртаклашабыз. Балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, аларны пар канат астында, имин-нык гаиләдә тәрбияләргә язсын сезгә! 

Гаилә әлегә нәни егетнең  исемен сер итеп калдырды. Ә сез ничек уйлыйсыз, изге рамазан аенда туган бәбигә кем исеме кушарлар икән? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев