Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КҮПТӘН КӨТЕЛГӘН БӘХЕТ: Актанышта капиталь төзекләндерелгән поликлиника һәм хатын-кызлар консультациясе файдалануга тапшырылды (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Тантанадан соң район башлыгы Энгель Нәвап улы җитәкчелегендәге состав тамырдан яңарыш кичергән поликлиника белән танышты, медицина персоналы, авырулар белән аралашты.

Бүген Актаныш районы үзәк хастаханәсенең поликлиника өлеше капиталь төзекләндерелгәннән соң, зур яңарыш кичереп,  кабат үз ишекләрен ачты. 


Әлеге яңарыш Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2017 елда дөнья күргән карары нигезендә тормышка ашырылды.  Агымдагы елда хастаханәдә  хатын-кызлар консультациясе дә яңартылган бинада, яңа  медицина җиһазлары, мебель, инвентарь белән хезмәт күрсәтә башлады. 


Киң масштаблы төзекләндерү кысаларында поликлиникада җылылык системасы, аны үткәрү трассасы, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү коммуникацияләре тулысынча алыштырылды. Биналарның эче танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Авырулар өчен холл барлыкка килде. Поликлиника өлешенә - яңа ренгент аппараты, хатын-кызлар консультациясенә автоматлаштырылган кардиограф урнаштырылды. Әлеге эшләрне  башкарып чыгу өчен Республика тарафыннан 50 миллион сумнан артык финанс бүлеп бирелде.  Районның Равил Ярмиев  җитәкчелегендәге “Газстройсервис” оешмасы исә сыйфатлы итеп ремонт эшләрен башкарып чыкты. 


Төзекләндерү барышында һәркемгә уңайлы шартлар булдыруны күздә тоткан “Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты” дип исемләнгән проект гамәлгә куелды. 


Бүген Актаныш поликлиникасын  файдалануга тапшыру мизгелләре тантаналы төстә оештырылып, чарада район башлыгы Э.Н. Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары А.Ә. Борханова, үзәк хастаханәнең баш табибы А.Р. Хаевлар катнашты. Халык өчен бик мөһим объектны ачу мизгелләренә райондашларыбыз да битараф калмаган иде. 


Тантанадан соң район башлыгы Энгель Нәвап улы җитәкчелегендәге состав тамырдан яңарыш кичергән поликлиника белән танышты, медицина персоналы, авырулар белән аралашты.

 
Сүз уңаеннан, поликлиника бүгенге көндә бер сменага 450 авыруны кабул итәргә сәләтле.  Ул үз эченә терапия, хирургия, йогышлы авырулар бүлеген, балалар һәм хатын-кызлар консультацияләрен һәм үз юнәлешендә бар нечкәлекләре белән дәвалаган белгечләр корпусы керә.

 
Шунысы да игътибарга лаек, 1974 елда нигез салынган район үзәк хастаханәсен ярты гасырга якын вакыт эчендә берничә тапкыр төзекләндерүгә ирешәләр. Аның мәйданы да шактый киңәйтелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев