Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КЫШКЫ СПАРТАКИАДА ҮЗ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕН АТАДЫ: Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Байсар авыл җирлеге , "МНКТ" оешмасы вәгъдә ителгән 100 000 сумга ия булды (БҮЛӘКЛӘҮ ФОТОМИЗГЕЛЛӘРЕ)

Бу көнне, билгеле,  нәфис затларыбызга аерым игътибар һәм хөрмәт билгесе күрсәтелде. Җиңүчеләр пьедесталына күтәрелгән һәр хатын-кызга лалә чәчәкләреннән букетлар тапшырылды.

 Халыкара хатын-кызлар көнендә Актанышта  старт алган кышкы спартакиада  көнозын үз җиңүчеләрен барлады.  Район хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы нәтиҗәләре исә түбәндәгечә билгеләнде.

Мәгариф учреждениеләре арасында: 1 урын – Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 2 урын - Актаныш технология техникумы, 3 урын - Актанышның 1нче мәктәбе.

Авыл җирлекләре арасында: 1 урын - Байсар авыл җирлеге, 2 урын - Иске Сәфәр авыл җирлеге, 3 урын - Яңа Әлем авыл җирлеге.

Оешмалар һәм учреждениеләр арасында: 1 урын - "МНКТ" ҖЧҖ, 2 урын-Башкарма комитет, 3 урын – район мәдәният йорты.

Һәр төрдә җиңү яулаган спортсөярләргә дипломнар тапшырылды. Бу көнне, билгеле,  нәфис затларыбызга аерым игътибар һәм хөрмәт билгесе күрсәтелде. Җиңүчеләр пьедесталына күтәрелгән һәр хатын-кызга лалә чәчәкләреннән букетлар тапшырылды. Хатын-кызларыбызга мондый гүзәл бүләкләрне якташыбыз Фәрит Салихов җитәкләгән «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды әзерләгән иде.

Мәгариф оешмалары, җирлекләр, район үзәгендәге оешма-предприятиеләр арасында барган спартакиадада беренче урынга ия булучы командаларга  100 000 сумлык сертификат тапшырылды. Икенче урынга ия булучы командалар  - 75 000 сумлык, өченче урын хуҗалары 50 000 сумлык бүләк сертификатлары белән хөрмәтләнде.

Актаныш районында исә спорт чаралары алга таба да дәвам итәчәк. Хакимият башлыгы бүләгенә чаңгы ярышы – аларның чираттагысы. Шулай булгач, хөрмәтле райондашлар, кар эреп беткәнче әле тагын бер тапкыр җилкенеп аласы булачак – чаңгыларыгызны еракка алып куймый торыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев