Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ: Актанышта - кышкы спартакиада. Безгә сынатырга ярамый! ( ФОТОЛАРДА - ЯРЫШ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен дә Актаныш районы хезмәтчәннәре бердәм рәвештә, спорт бәйрәме белән каршы алды.

Бу көнне район үзәгендәге  оешма-предприятиеләрнең, җирлекләрнең җыелма командалары ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган традицион кышкы спартакиада катнашты. 


Саллы бүләкләре белән дан тоткан әлеге кышкы спартакиаданың райондашларыбыз арасында дәрәҗәсе зурдан. Спорт чарасында меңнән артык кеше катнашу да моның ачык мисалы.


Быелгы  спартакиада программасы үз эченә традицион ярышлар белән беррәттән яңаларын да алган иде. Хатын-кызлар арасында оештырылган волейбол ярышы – әнә шундый күңелле мизгелләрнең берсе иде. Хакимият,мәгариф, җирлек башлыкларының җыелма командасы күрсәткән уеннарны халык зур кызыксыну белән күзәтте. Чаңгы эстафетасы, армспорт, гер күтәрү, аркан тарту, турникта тартылу, идәннән этелеп күтәрелү, шорт-трек, йөзү – санап үтелгән һәр төр бу көнне  үз җиңүчеләрен  тапты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев