Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КЫСЛА КИТЕРЕП КЫССА: Актанышта законсыз кысла тотучыларга карата суд карары чыгарылды (РЕСПУБЛИКАГА ЯҢГЫРАГАН ВАКЫЙГА)

Бүген Актаныш районы суды кыслачылар эшенә үз ноктасын куйды. Ачык судта, хөкем карарын көтүчеләр белән беррәттән, журналистлар да катнашты.

Хәтерләсәгез, моннан нәкъ бер ел элек,  2017 елның 17 октябрендә, Актаныш районында Татарстанда зур шаукым тудырган вакыйга булды - Тикшерү комитеты һәм  Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре законсыз юл белән кысла тоткан браконьерларны  кулга алды. 

Әлеге факт буенча, "Группа белән законсыз рәвештә судагы биоресурсларны тоту" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылды.  Тикшерү фаразлары буенча, җинаятьчеләр, Агыйдел, Чулман, Идел елгаларында кысла тотканнар һәм алар белән Россиянең үзәк регионнарын, шул исәптән Мәскәүне тәэмин иткәннәр. 

Республикада мондый масштабларда законсыз төстә  биоресурслар тоту соңгы елларда теркәлмәү сәбәпле, Актаныш кыслачыларының эше зур яңгырау алды. 

Һәм, ниһаять, бүген Актаныш районы суды кыслачылар эшенә үз ноктасын куйды. Ачык судта, хөкем карарын көтүчеләр белән беррәттән, журналистлар да катнашты. 

 1 ел вакыт эчендә киң җәелдерелгән оператив тикшерү эшләре Актаныш, Яр Чаллы, Тукай, Алексеевск  районнарында да дәвам иткән. Моннан тыш, Тикшерү Комитеты  вазифалардан явызларча файдалануны күздә тоткан вазифаи затка карата да җинаять эше кузгаткан. Әлеге фигурант Актаныш районы эчке эшләр идарәсе хезмәткәре булып чыкты.

Югарыда санап үтелгән оператив эшчәнлеккә нигезләнеп, 17 октябрь көнне Актаныш районы судында җинаятьче төркемгә карата карар чыгарылды. 

Суд карары нигезендә, бүген хөкем алдына баскан Е.Егоров, И.Хаҗиев 3 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителсә, М.Хаҗиев, И.Гыйбадуллин, М. Катамадзега карата билгеләнгән шартлы срок  2 ел да 6 айга тәңгәл.

 И.Дәүләтовка карата хөкүм карарына килгәндә,  ришвәт алуда гаепләнеп, ул ирегеннән 3 елга мәхрүм ителде, җәза срогын гомуми режимлы колониядә үтәчәк.  И.Дәүләтов шулай ук  ул ике ел дәүләт, хокук саклау органнарында җаваплы вазыйфа били алмаячак.  Ә инде аңа карата ачылган вазифалардан явызларча файдалануны күздә тоткан җинаять эше буенча Ирек Дәүләтовны суд аклады. 

Әлегә суд карары үз көченә кермәгән. 

Әгәр хөкем ителүчеләр суд карары белән риза булмаса, эшне 10 көн эчендә   Актаныш суды аша аппеляция бирү тәртибендә, ТР Югары Судына юллый ала. Ул вакытта инде законсыз кысла тотучылар буенча соңгы сүзне ТР Югары Суды әйтәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев