Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЛАЕКЛЫ ХЕЗМӘТКӘ - МӘРТӘБӘЛЕ БҮЛӘК: Актанышта оештырылган Россиякүләм көрәш бәйгесе бүләкләүләрдән башланып китте (ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)

Чара барышында Равил Уел улы көрәш үсешенә өлеш кертүчеләрне, әлеге спорт төрендә зур дәрәҗәләргә ирешүчеләрне тәбрик итеп, Россия көрәш федерациясенең мәртәбәле бүләкләрен тапшырды.

Бүген Актаныш районында М.Җәлил истәлегенә Россиякүләм көрәш турниры  башланып китте. Турнирның тантаналы ачылышында  Равил Уел улы район башлыгы Э.Н.Фәттаховны  "Россиядә көрәш үсешенә керткән өлеше өчен " Россия Көрәш федерациясе медале белән бүләкләде. 


Райондашыбыз, көрәш буенча җиде тапкыр чемпион  Руслан Ришат улы Нургалиев Россия Көрәш федерациясе ордены белән хөрмәтләнде. 


75 яшь тулу уңаеннан Мари Элның атказанган тренеры, Советлар Союзының спорт мастеры Илдус Нәҗип улы Гариповка Россиянең Көрәш федерацияләре медале, Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты  тапшырылды. 

Реклама


Райондашыбыз, тренер, өч тапкыр чемпион Илфир Илфат улы Әнвәров Россия көрәш федерациясенең  көмеш билгесенә лаек булды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X