Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта М.Җәлил истәлегенә Россия турниры башланды (+БЕЗНЕҢ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген, 16 февраль көнне, Актаныш районында Россия тарихында икенче тапкыр шагыйрь-көрәшче М.Җәлил истәлегенә көрәш турниры үтә.

2015 елда Әлмәт шәһәрендә нигез салынган әлеге көрәш бәйрәменең географиясе быел шактый киң - Актаныш келәмендә Татарстан көрәшчеләре белән бергә Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Дагестан республикалары, Оренбург, Чиләбе, Ульян, Төмән, Самара, Ярославль өлкәләре, Ханты-Манси, Яман-Ненец автономияле округлары алыплары бил алыша. 55 көрәшче 10 авырлык үлчәмендә келәм батырын билгеләячәк. Россиякүләм бәйгенең иң зур дәрәҗәсе - һәр үлчәмдә батыр калучы көрәшче Россиянең спорт мастеры дигән мактаулы исем алачак. 

Иртәнге сәгатьләрдән үк башланып киткән турнирның тантаналы ачылышында Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов, Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең башкарма директоры РавилХайруллин, Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттаховлар катнашты. 

Район данлыклы көрәшчеләрне ипи-тоз, Актаныш чәкчәге, якты йөз һәм җыр-моң белән каршы алды. Һәр команда  истәлек бүләкләре  белән хөрмәтләнде. Чара барышында Равил Уел улы көрәш үсешенә өлеш кертүчеләрне, әлеге спорт төрендә зур дәрәҗәләргә  ирешүчеләрне тәбрик итеп, Россия көрәш федерациясенең мәртәбәле бүләкләрен тапшырды. 


М.Җәлил исемен йөртүче илкүләм бәйгедә бүген Татарстан данын яклап бил алышучылар арасында Актаныш районының 4 егете дә бар.  Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Азат Габдрашитов, Валерий Рафиков – алар барысы да көрәш буенча мастерлыкка кандидат. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев