Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Марат Әхмәтов Актаныш технология техникумының эшчәнлеге белән танышты (+ФОТОЛАР)

Мөгаен, министрны иң гаҗәпләндергәне әлеге техникумның 200 урынга исәпләнгән үз тулай торагы булу булгандыр.

6 июнь көнне ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов игенчелек буенча шактый еллар алдынгы позицияләрне саклап килгән Актаныш районы басу-кырларын карады.  


Министр шулай ук Актанышта урнашкан ресурс үзәктә дә булды.  Ел саен районда авыл хуҗалыгы тармагына  урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер әлеге уку йортына Марат Готыф улының тәүге  генә  килүе түгел. Шуңа күрә дә ул техникумдагы  уңай якка булган зур үзгәрешләрне бинага керү белән сизде. 


Үзәкнең спорт,актлар залы, уку бүлмәләре, лаборатор-гамәли күнекмәләр үткәрү өчен махсус булдырылган  заллары белән танышып чыкты Марат Әхмәтов. Мөгаен, министрны иң гаҗәпләндергәне әлеге техникумның 200 урынга исәпләнгән үз тулай торагы булу булгандыр. Чыннан да, биредә белем алырга килгән студентларның  үзебездән генә түгел, күрше-тирә районнардан, хәтта Башкортстаннан ук булуы да күп нәрсә хакында сөйли. 


“Тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгын механикалаштыручы, гомуми туклану продукциясе технологы, хисапчы, электрик, тегүче һөнәрләре – бүген авыл хуҗалыгы юнәлешендә генә түгел, гомумән, халыкта ихтыяҗ тудырган һөнәрләр. Бирегә укырга киләләр икән – димәк техникумның материаль-техник базасы нык, уку программасы төптән уйланган, педагогик коллектив дөрес тупланган. Монда белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган”, - диде министр. 


Шушы вакыт эчендә Марат Әхмәтов спорт залында волейбол уйнаган студентларга туп чөю буенча кечкенә генә масстер-класс күрсәтергә дә өлгерде, кулинар-кондитер эшләренә өйрәтү цехында булып, кызлар пешергән өчпочмакларга да үз бәясен бирде, тукмач кисүчеләрнең эш барышы белән дә танышты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев