Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МАТУРЛЫК САГЫНДА: Актанышны чәчәкләргә төрә үзебезнең Дания

Район халкының ихтыяҗын канәгатьләндерергә сәләтле сату ноктасы булдыруга Дания Әнвәр кызы урау юллар аша килә. Һөнәре буенча умартачы кыз 17 елдан артык гомерен бал кортларына багышлый – ул чор “Таң” хуҗалыгы белән бәйле. Кем белә, бәлки Такталачык кызы бу юнәлештә дә зур танылу алган булыр иде, әмма дөньялар көйсезләнеп китә...

Актанышны чәчәкләргә төрүче Дания апа Сәетзадинаны белмәүчеләр сирәктер районда: нинди генә бәйрәм чарасы булмасын, чәчәк гөлләмәләре артыннан “Бакчачы” кибетенә юл тотабыз. Бакча эшләрен башкарганда да, үсемлек-агач утыртканда да үз киңәшен бирә Дания Әнвәр кызы. Өстәвенә, аның кибетен  һәвәскәр бакчачылар да үз итә: җаның ни тели – шул бар биредә. 

Такталачык авылы кызы Дания кечкенәдән үк чәчәкләргә гашыйк булып үсә. “Үземне белә-белгәннән бирле гөлләр арасында кайнаштым мин. Бу өнәргә берәү дә өйрәтмәде – ничектер үзеннән-үзе башланып киткән хобби бүген инде шактый төшемле керем чыганагы булып тора", - ди гөлләр патшабикәсе Дания апа. 

Әмма район халкының ихтыяҗын канәгатьләндерергә сәләтле сату ноктасы булдыруга Дания Әнвәр кызы урау юллар аша килә. Һөнәре буенча умартачы кыз 17 елдан артык гомерен бал кортларына багышлый – ул чор “Таң” хуҗалыгы белән бәйле. Кем белә, бәлки Такталачык кызы бу юнәлештә дә зур танылу алган булыр иде, әмма дөньялар көйсезләнеп китә... Хезмәт өчен түләнмәү, өстәлдә тамак туярлык ризык булмау, Дания апа әйтмешли, “сызарга шырпы да калмау” адәм балаларын заманага яраклашырга мәҗбүр итә: кулында һөнәр булганнар шабашкаларга тотынса, күпләр алып-сату эзенә төшә. 

Менә шул 90нчы еллар башында Дания Сәетзадинага үсемлекләргә, чәчәк-гөлләргә мөккибән булуы, гомумән, бакча эшенә хирыслыгы ярап куя: Актаныш районында беренчеләрдән булып шушы хезмәткә керешә ул. 

Бүген инде шәхси эшмәкәр Дания Әнвәр кызы уңышлы кәсеп булдырган уңганнар исәбендә. Матур уңышларның нигезендә исә гаилә белән башкарылган тырыш хезмәт ята. 

Иртә яздан башлап Сәетзадиннар җир эшендә: ихатаны биләп алган теплицаларда ел дәвамында Актанышыбызны ямьләп торачак чәчәкләр шытым бирә, кыяр-помидор үсентеләре баш калкыта. “Хезмәтем бик тынгысыз булса да, яраткан шөгылем миңа аш та бирә, эшле дә итә. Нигездә, төп эшләрне тормыш иптәшем белән башкарсак та, балалар һәрдаим ярдәм итеп торалар. Ташкалада яшәгән улым белән киленем ялларга кайткан арада да җаннарын биреп  эшлиләр. Кызым кибеттә иң зур таянычым”, - ди районның төп бакчачысы Дания ханым. 

Реклама

Узган елдан ул үзен җиләк үстерү өлкәсендә дә сынап карыйсы иткән: төрле сорттагы бакча җиләкләре җәй башыннан күзләрне сөендерә, чиләкләп саткан җиләкләр гаилә бюджетын сезонына күрә ярыйсы ук тулыландырып тора. 

Дания Сәетзадинаның табыш алуга юнәлтелмәгән,ә бары тик күңеле кушкан, кешеләргә кычкырып йөрми торган  тагын бер сокландыргыч гамәле бар, ул да булса - туган авылы Такталачыкның социаль объект тирәләрен гөлбакча итү. 
- Күңелдә күптән йөрткән бер вәгъдә дисәм дә ялгыш булмас бу шөгылемне. Авылым соңгы елларда яңарыш кичерә, биналар яңартыла. Үзем чәчәкләргә гашыйк зат булгач, йорт-ихата тирәләрендә һәрвакыт чәчәклекләр күрәсем килә. Кешеләр дә шушы матурлыкны аңлап, күңелләрен сафландырсыннар иде, - дип, изге гамәленең нигезенә яткан фикере белән уртаклаша ул, - быел Такталачыкның мәдәният йорты, почта бүлекчәсе, мәчет, һәйкәл  тирәләренә өстәмә бер ямь бүләк итәсем килде. Ел әйләнәсе чәчәк атып утыра торган үсентеләрне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә утырттык. Хәзер үтеп-сүтеп йөргән саен күңел сөенә. Мәчет территориясенә утыртыр өчен агач үсентеләре дә бирдем,- ди чәчәкләр патшабикәсе. 

Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илһам Шәмсунов та Сәетзадиннар ясаган мондый матур бүләкне зур рәхмәтләр әйтеп кабул итеп алган: 
- Авыл җанлы кешеләргә хөрмәтем чиксез минем. Дания апа кебек кешеләр булганда, чүлләрне чәчәклек итеп була. Алдагы елларда үзебез дә бу матур үрнәкне өлге итеп алып, чәчәклекләребезне тагын да арттырырбыз дип торабыз. Дания апа безгә киләчәктә дә ныклы киңәшләре, макталырлык хезмәте белән ярдәм итеп торса, бу чынга ашмас хыял түгел, - ди Илһам Сәлимҗан улы. 

Актаныш үзәгендәге мәктәпләргә дә яздан чәчәкләр бүләк иткән Дания Әнвәр кызы. Оныгы белем алган гуманитар гимназия - интернет бакчасына да агачлар утыртуда ярдәм кулы сузган ул. 

- Юк, бу эшләрне мин нәрсәгәдер өмет итеп башкармыйм. Мактану дип тә кабул итәргә кирәкми. Бу – минем күңел халәтем, бу – минем балаларга кечкенә генә бүләгем, - ди бакчачы. 

Әгәр кешенең хезмәте башкаларның йөзендә елмаю, соклану барлыкка китерергә сәләтле икән, димәк ул хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Чәчәк үстерү дә бөтен кешенең дә кулыннан килмәскә мөмкин, әмма булган матурлыкны саклау – безнең бурыч! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X