Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МОНЫ КҮРЕРГӘ КИРӘК ИДЕ: Актаныш халык театры тарихи романны сәхнәгә күтәрде (+ ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)

Тамашачыны “сихерләү“ сәлатенә ия булыр өчен әллә Актанышта туарга кирәкме икән ул?  - Актаныш халык театрының грандиоз премьерасын караганнан соң, күңелгә шушы сорау кереп оялады. 

Өч сәгатькә якын барган сәхнә әсәрен тын да алмый караганыгыз бармы сезнең? Мөгаен, бардыр! Тамашачыны “сихерләү“ сәлатенә ия булыр өчен әллә Актанышта туарга кирәкме икән ул?  - Актаныш халык театрының грандиоз премьерасын караганнан соң, күңелгә шушы сорау кереп оялады. 

Кичә Актаныш артистлары Н.Фәттахның тарихи романына нигезләнгән  “Итил суы ака торур”  драмасын сәхнәгә күтәрде.  Район мәдәният йорты режиссеры Нур Хөсәенов   башлангычында җан өрелгән сәхнә әсәренең сюжет линиясе шактый катлаулы , роман белән таныш булучылар моны яхшы белә.   Аның нигезендә Идел-Чулман болгарлары дәүләтнең оешуы, төрле ыру-кабиләләрне берләштерү, Болгар ханы—Алмыш ханның шул тирәдәге кабиләләрне берләштерү өчен барган көрәше ята, ягъни  тарихыбыз  барлана. 


Актаныш халык театры романдагы  төп ике тарихи проблеманың чишелешен сәхнә аша күрсәтә  алуга иреште. Беренчесе - кабиләчелектән, ыруглыктан күчеп, Болгар дәүләте төзелү, ә икенчесе - мөселман динен кабул итү. 

Реклама


Н.Фәттахның “Итил суы ака торур”романы  татар тарихи романының үсеш тарихында яңа дәвер башлану турында хәбәр иткән. Актанышлыларның   шушы дәверне сәхнә әсәре итеп күрсәтүгә алунуы ук күп нәрсә турында сөйли. Мөгаен,бу көнне  залда утыруларның зур күпчелеген  бирегә “тарихи романны ничек драма итеп күрсәтергә мөмкин ул?”  дигән кызыксыну алып килгән булгандыр. Ә Актаныш халык театры сынатмады – 50дән артык үзешчән тамашачыны сәхнәгә  "беркетеп куя алды”. Һәр эпизод, һәр пәрдәне халык алкышлар белән хуплады, артистларга шул рәвешле көч-куәт өстәп торды. 


Сәхнәдәге сәнгатьчә камиллек, образларны сайлап алуда һәм сурәтләүдә төгәллек, костюмнар, сәхнә бизәлеше – болар барысы да тамашачыны шул чорга “бөтереп алды”, халкыбызның яшәү рәвешендәге төп сыйфатларын билгеләүгә ачыклык кертте. 


Грандиоз премьераны халык белән бергә район башлыгы Э.Н. Фәттахов та тамаша кылды. Бу драманы сәхнәгә кую аша Актаныш халык театры үзенчәлекле сынау тотты.  Моны район башлыгы да азсызыклады. “Итил суы ака торур”  бүгенге көн кешеләренә тарихи хакыйкатьне ачарга, халкыбызның бөеклеген, аның тарихтагы урынын һәм ролен тоярга ярдәм итә, шуңа күрә дә райондашларыбыз бу әсәрне үзебезнең артистлар башкарышында һичшиксез күрергә тиеш. Актанышлыларга мондый мөмкинлек май аенда тудырылачак. Аннан соң инде Актаныш халык театрын башкалабызның Г.Камал театры көтә. Биредә өч көн дәвамында районның Актаныш, Киров, Иске Кормаш халык театрлары сәхнә тотачак. Актанышның мәдәни сулышын, аның сихри көчкә ия артистларының осталыгын Казан тамашачысы бәяләячәк дигән сүз бу. Афәрин, райондашлар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев